Зәбур 144:1—15

Давытның мәдхиясе. 144  Минем Кыям+ Йәһвә макталсын,Ул кулларымны сугыш алып барырга,Бармакларымны көрәшергә өйрәтә.+  Ул ныгытмам минем, мине тугры мәхәббәтеннән аермый,Ул минем ныклы сыенычым* һәм коткаручым,Калканым һәм мин ышыкланган Аллаһым.+ Ул халыкларны минем ихтыярыма буйсындыра.+  И Йәһвә, нәрсә соң ул кеше? Шулай да син аның белән кызыксынасың. Нәрсә соң ул үлемле кеше? Алай да син аңа игътибар итәсең.+  Кеше бары тик сулыш шикелле,+Аның көннәре уза баручы күләгә сыман.+  И Йәһвә, болытларыңны төшереп,* аска иң;+Тауларга кагыл, алар төтенләп торсын.+  Яшен яшьнәтеп, дошманнарымны таркат,+Укларыңны атып, каушат аларны.+  Югарыдан кулыңны суз;Ярсулы ташкыннардан,Чит-ят кешеләр кулыннан* коткар мине, сакла.+  Авызлары ялган сөйли,Алдап ант итәр өчен, алар уң кулларын күтәрә.*  И Ходаем, синең өчен мин яңа җыр башкарырмын,+Ун кыллы уен коралында уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,* 10  Чөнки син патшаларга җиңү* бирәсең,+Хезмәтчең Давытны үтергеч кылычтан коткарасың.+ 11  Авызлары ялган сөйләүче,Алдап ант итәр өчен уң кулларын күтәрүчеЧит-ят кешеләр кулыннан коткар мине, сакла. 12  Шулчак улларыбыз тиз үсә барган яшь үсентеләр сыман,Кызларыбыз сарайның уеп ясалган почмак баганалары сыман булыр. 13  Амбарларыбыз төрле-төрле ризык белән тулыр,Кырларыбызда вак терлегебез меңләп, дистәләгән меңләп булыр. 14  Йөкле эре терлегебез имгәнмәс,* бозау салмас,Мәйданнарыбызда ачы тавыш ишетелмәс. 15  Андый халык бәхетле! Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!+

Искәрмәләр

Яки «куркынычсыз биеклегем».
Яки «күкләреңне сыгылдырып».
Яки «тырнагыннан».
Сүзгә-сүз «Һәм аларның уң кулы — алдауның уң кулы».
Яки «көй уйнармын».
Яки «коткару».
Яки «эре терлегебезнең карыны ертылмас».

Искәрмәләр

Медиаматериал