Зәбур 145:1—21

Давытның мактау җыры. א [әлиф] 145  Сине югарылармын, и Аллаһым, Патшам минем,+Синең исемеңне мәңге мактармын.+ ב [бәт]  Көне буе сине данлармын мин,+Синең исемеңне мәңге мактармын.+ ג [гимел]  Йәһвә бөек, ул иң олы мактауга лаек,+Аның бөеклеге акыл ирешмәслек.+ ד [дәлит]  Синең эшләреңне буыннан-буынга мактарлар,Бөек эшләрең турында хәбәр итәрләр.+ ה [хе]  Синең шөһрәтле даның һәм бөеклегең турында сөйләрләр.+ Гаҗәеп эшләрең турында уйланырмын мин. ו [вав]  Кешеләр курку-хөрмәт уятырдай эшләрең* турында сөйләр. Мин бөеклегеңне игълан итәрмен. ז [зәйин]  Алар гаҗәеп яхшылыгыңны исләренә төшергәч, мактау сүзләре чишмәдәй агылыр,+Алар тәкъвалыгыңа шатланып аваз салыр.+ ח [хет]  Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле,+Ярсырга ашыкмый һәм тугры мәхәббәткә бай.+ ט [тет]  Йәһвә һәркемгә карата игелекле,+Аның шәфкате бар эшләреннән күренә. י [йод] 10  И Йәһвә, бөтен эшләрең сине данлар,+Тугры бәндәләрең сине мактар.+ כ [каф] 11  Алар патшалыгыңның данын игълан итәр,+Бөеклегең турында сөйләр,+ ל [ләмид] 12  Адәм балаларына куәтле эшләреңне белгертер өчен,+Патшалыгыңның шөһрәтле данын белдерер өчен.+ מ [мем] 13  Синең патшалыгың — мәңгегә,Хакимлегең — буыннан-буынга.+ ס [сәмих] 14  Йәһвә — егылырга торганнарның һәммәсе өчен таяныч ул,+Ул сыгылып төшкәннәрне торгыза.+ ע [әйин] 15  Һәркемнең күзләре өмет белән сиңа карый,Син аларга үз вакытында ризык бирәсең.+ פ [пе] 16  Кулыңны ачып,Син һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәсең.+ צ [тсаде] 17  Йәһвәнең бөтен юллары гадел,+Кылган бар эшләрендә тугрылык чагыла.+ ק [коф] 18  Йәһвә үзен чакыручыларның барысына,+Хакыйкать буенча* ялваручыларның һәммәсенә якын.+ ר [реш] 19  Ул үзен тирән хөрмәт итүчеләрнең теләкләрен үти,+Ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара.+ ש [шин] 20  Йәһвә үзен яратучыларны яклый,+Ә бар явызларны кырып ташлар.+ ת [тау] 21  Авызым Йәһвәгә мактау белдерер.+ Һәр тере җан аның изге исемен мәңге мактасын.+

Искәрмәләр

Яки «көч-кодрәтең».
Яки «киң күңелле».
Яки «Ихластан».

Искәрмәләр

Медиаматериал