Зәкәрия 11:1—17

11  Әй Лива́н, ишекләреңне ач! Эрбет агачларыңны ут ялмап алсын.  Әй артыш, үкереп ела, чөнки эрбет ауды,Мәһабәт агачлар һәлак булды! Баша́н имәннәре, үкереп елагыз,Чөнки куе урман юк булды!  Ишетәсезме? Көтүчеләр иңрәп елый,Чөнки аларның даны юкка чыкты. Ишетәсезме? Яшь арысланнар ырылдый,Чөнки Үрдү́н буенда бүтән инде куе әрәмәләр юк.  Аллаһым Йәһвә болай ди: „Сугымга дигән сарыкларны көт.+  Сатып алучылар аларны суя,+ әмма аларны беркем дә гаепле дип санамый. Аларны сатучылар:+ „Йәһвәгә шөкер, мин бай булам“,— дип әйтә. Көтүчеләре дә аларны кызганмый“.+  „Моннан ары мин бу җирдә яшәүчеләрне кызганмаячакмын,— дип игълан итә Йәһвә.— Һәрберсен үз якынының һәм үз патшасының кулына бирәчәкмен. Алар бу җирне һәлак итәчәк, һәм мин берсен дә аларның кулыннан коткармаячакмын“.  И көтүдәге мескен сарыклар, сезнең хакка мин сугымга дигән сарыкларны көтә башладым.+ Мин кулыма ике таяк алдым да берсен — „Илтифат“ дип, икенчесен „Бердәмлек“+ дип атап, сарык көтүен көтә башладым.  Бер ай эчендә мин өч көтүчене кудым, чөнки түзәр хәлем калмады, өстәвенә, алар да мине күралмады.  Шунда мин: „Бүтән сезне көтмәячәкмен. Үлеп ятканы үлсен, һәлак була барганы һәлак булсын, ә исән калганнары бер-берсен ашап бетерсен“,— дидем. 10  Һәм мин „Илтифат“+ дип аталган таягымны алып, кисеп ташладым. Шулай итеп мин халкым белән төзегән килешүне өздем. 11  Ул көнне килешү өзеп ташланды, һәм көтүдәге мине күзәтеп торган мескен сарыклар моның Йәһвә сүзе булганын аңлады. 12  Шунда мин аларга: „Әгәр дә мәгъкуль күрсәгез, миңа эш хакымны бирегез, ә инде юк икән, бирмәгез“,— дидем. Һәм алар миңа хакымны түләде:* 30 көмеш тәңкә+ бирде. 13  Шунда Йәһвә миңа: „Акчаны хәзинәгә ташла. Менә алар мине ничек „югары“ бәяләде!“+ — диде. Шулчак мин 30 көмеш тәңкәне алдым да Йәһвә йорты хәзинәсенә ташладым.+ 14  Аннары мин „Бердәмлек“+ дип аталган икенче таягымны сындырып ташладым һәм шулай итеп Яһүд белән Исраи́л арасындагы кардәшлек мөнәсәбәтләрен өздем.+ 15  Йәһвә миңа болай диде: „Хәзер яраксыз көтүченең әйберләрен ал.+ 16  Мин шушы җирдә бер көтүченең билгеләнүенә юл куячакмын. Ул үлеп барган сарыкларны карамаячак,+ бәрәннәрне эзләмәячәк,+ җәрәхәтләнгәннәрне дәваламаячак һәм сәламәт булганнарны ашатмаячак. Киресенчә, ул аларның көр булганнарын комсызланып ашаячак+ һәм сарыкларның тоякларын умырып алачак.+ 17  Көтүне ташлап киткән+ файдасыз көтүчемә кайгы!+ Аның кулын һәм уң күзен кылыч яралаячак,Аның кулы корышып бетәчәк,Уң күзе бөтенләй күрмәс булачак“».*

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «үлчәп бирде».
Сүзгә-сүз «тоныкланачак».

Искәрмәләр

Медиаматериал