Марк 10:1—52
Искәрмәләр
Үрдүн аръягындагы Яһүдия чикләренә: Бу, күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкәне — Переяне, аеруча аның Яһүдия чигенә якын өлешен аңлата. (Мт 19:1 гә аңлатманы һәм А7 кушымт., 5 нче картаны кара.)
аерылышу кәгазе: Мт 19:7 гә аңлатманы кара.
башлангычтан ук: Күрәсең, кешелекнең яратылуы турында сүз бара. Гайсә монда Барлыкка Китерүченең ир-ат белән хатын-кыз арасында никах корганын һәм шулай итеп кешелек җәмгыятенең нигезен салганын тасвирлый.
Ул: Кайбер борынгы кулъязмаларда бу шәхес ачыклана һәм «Аллаһы» дип әйтелә.
бер тән: Мт 19:5 кә аңлатманы кара.
Хатыны белән аерылышып: Яки «Хатынын җибәреп». Марк хәбәрендәге бу сүзләрне аңлар өчен, Гайсәнең сүзләре тулырак китерелгән Мт 19:9 ны исәпкә алырга кирәк; анда «фахишәлек кылмаган» дигән сүзтезмә бар. (Мт 5:32 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең Марк хәбәрендәге аерылышу турындагы сүзләре бар аерылышу очракларына карамый, ә «фахишәлек» (грекча порне́йа) кылмаган ир я хатын белән аерылышу очракларына гына кагыла.
хатынына хыянәт итә: Гайсә монда раввиннарның киң таралган тәгълиматын — ирләргә хатыннары белән «теләсә нинди сәбәп аркасында» аерылышырга рөхсәт иткән өйрәтүен кире кага (Мт 19:3, 9). Раввиннар хатын гына тугрылыксыз була ала дип өйрәткән. Хатынга хыянәт итү дигән фикер күпчелек яһүдләр өчен ят булган. Ирләр дә, хатыннар да бер үк әхлакый нормалар буенча яшәргә тиеш дип әйтеп, Гайсә хатыннарга хөрмәт күрсәткән һәм аларның дәрәҗәләрен күтәргән.
Хатын да, ире белән аерылышып: Бу сүзләре белән Гайсә хатыннарның тугрылыксыз ирләре белән аерылышырга хокукын таный. Бу аның көннәрендәге яһүдләр өчен, һичшиксез, кабул итмәслек нәрсә булган. Әмма, Гайсәнең сүзләре буенча, мәсихчеләр арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә бер үк нормалар кулланыла.
балаларны: Бу балалар төрле яшьтә булгандыр, чөнки монда «балалар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе яңа туган балалар белән сабыйларга гына түгел (Мт 2:8; Лк 1:59), ә шулай ук Яһирның 12 яшьлек кызына карата да кулланыла (Мк 5:39—42). Әмма Лк 18:15 тәге параллель хәбәрдә Лүк башка грек сүзен куллана; бу сүз бик кечкенә балаларны гына, ягъни сабыйларны, белдерә (Лк 1:41; 2:12).
бала кебек: Балаларга хас яхшы сыйфатларга ия булуны аңлата. Андый сыйфатлар басынкы, өйрәнергә әзер, ышанучан һәм сеңдерүчән булуны үз эченә ала (Мт 18:5).
ул балаларны кочаклады: Марк хәбәрендә генә бу нечкәлек бар. «Кочаклады» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе монда һәм Мк 9:36 да гына очрый; аны шулай ук «куллар белән урап алу» дип тәрҗемә итеп була. Ата-аналар Гайсә янына балаларны, ул аларга «кагылсын» өчен генә, китергән булган, ә ул аларның көткәннәреннән дә күбрәкне эшләгән (Мк 10:13). Гаиләсендәге ким дигәндә җиде баланың иң олысы буларак, ул балаларның ихтыяҗларын аңлаган (Мт 13:55, 56). Гайсә хәтта аларга үз фатихасын бирә башлаган. Монда кулланылган грек сүзе «фатихалау» мәгънәсе йөрткән сүзнең көчәйтелгән формасы. Ул шуны аңлаткандыр: Гайсә балаларны назлы һәм җылы итеп фатихалаган.
Игелекле Остаз: Бу кеше, күрәсең, «Игелекле Остаз» дигән сүзләрне мактаулы һәм рәсми титул буларак кулланган, чөнки андый хөрмәтне гадәттә дини җитәкчеләр таләп иткән. Кешеләр Гайсәне тиешенчә «Остаз» һәм «Хуҗа» (Ях 13:13) дип атаган. Гайсә моңа каршы булмаса да, бар данны Атасына биргән.
Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк: Монда Гайсә Йәһвәнең яхшылык ягыннан иң бөек үрнәк күрсәткәнен һәм, Аллаһы Тәгалә буларак, яхшылык белән яманлыкны билгеләргә хокукы барлыгын таныган. Адәм белән Хаува, фетнә күтәреп, яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан җимеш ашаган; шулай итеп алар бу хокукны үзләштерергә тырышкан (Яр 2:17; 3:4—6). Алардан аермалы буларак, Гайсә басынкылык күрсәтеп, Атасы урнаштырган нормаларга буйсынган. Аллаһы безгә үз Сүзендәге әмерләре аша нәрсә яхшы икәнен белдергән (Мк 10:19).
ярату тулы караш: Марк кына Гайсәнең бу яшь бай идарәчегә карата мөнәсәбәте турында яза (Мт 19:16—26; Лк 18:18—30). Гайсәнең хисләрен чагылдырган бу сүзләр тирән хисле Петернең сүзләренә нигезләнеп язылгандыр. («Марк китабына кереш сүз» кара.)
дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк: Монда Гайсә үз фикерен аңлатыр өчен гипербола куллана. Дөя энә күзе аша үтә алмаган кебек, бай кеше дә, үз байлыгын Йәһвә белән мөнәсәбәтләреннән өстен куюын дәвам итсә, Аллаһы Патшалыгына керә алмый. Гайсәнең бер бай кеше дә Патшалыкны мирас итеп алмаячак дип әйтәсе килмәгән, чөнки ул аннары болай дигән: «Аллаһы барысын булдыра ала» (Мк 10:27).
аңардан: Кайбер кулъязмаларда «бер-берсеннән» диелә.
киләчәк дөнья төзелешендә: Яки «киләчәк гасырда». Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Гайсә монда Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә киләчәк эра турында әйтә; анда мәңгелек тормыш вәгъдә ителә (Лк 18:29, 30; сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
Иерусалимга бара торган юл буйлап күтәрелә: Иерусалим диңгез өсте тигезлегеннән якынча 750 м биегрәк урнашкан булган, шуңа күрә Изге Язмаларда еш кына Аллаһыга гыйбадәт кылучылар Иерусалимга күтәрелгән дип әйтелә (Ях 2:13). Гайсә һәм аның шәкертләре Үрдүн үзәнен калдырып, Иерусалимга күтәрелгәннәр. (Мк 10:1 гә аңлатманы кара.) Бу үзәннең иң түбән җире диңгез өсте тигезлегеннән якынча 400 м түбәнрәк. Аларга Иерусалимга барып җитәр өчен 1 000 м тирәсе күтәрелергә кирәк булган.
аңа төкерәчәкләр: Кешегә я аның битенә төкерү үтә җирәнү, дошманлык яки ярсуны белдерү дип саналган; бу шул кешене кимсеткән (Сн 12:14; Кн 25:9). Гайсәнең мондагы сүзләре буенча, ул андый хурлыкны кичерәчәк һәм шулай итеп Мәсихкә карата мондый пәйгамбәрлек үтәләчәк: «Мин битемне мыскыллаулардан һәм төкерүләрдән яшермәдем» (Иш 50:6). Гайсә Югары киңәшмә алдында торганда аңа төкергәннәр (Мк 14:65); шулай ук Пилат аның суд эшен караганнан соң аңа Рим гаскәриләре төкергән (Мк 15:19).
уллары: Кайбер кулъязмаларда «ике улы» дип язылган, ләкин мондагы язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
Аның янына Зебединең уллары — Ягъкуб белән Яхъя килеп: Маттай хәбәре буенча, Гайсә янына бу үтенеч белән Ягъкуб һәм Яхъяның әнисе килгән, ләкин андый үтенеч, күрәсең, аның ике улыннан булган. Чөнки Маттайның хәбәрендә бу үтенечне ишеткәч, «калган ун шәкертнең» шул ике туганның әнисенә түгел, ә аларга «ачулары кабара башлады» дип әйтелә. (Мт 20:20—24; Мт 4:21; 20:20 гә аңлатмаларны кара.)
беребезгә уң ягыңда, ә икенчебезгә сул ягыңда: Монда ике як та ихтирам һәм хакимлек билгесе булып тора, ләкин уң як һәрчак хөрмәтлерәк урын дип санала. (Зб 110:1; Рс 7:55, 56; Рм 8:34; Мт 25:33 кә аңлатманы кара.)
касәне эчә: Мт 20:22 гә аңлатманы кара.
мин кичергән нәрсәләрне кичерә аласызмы: Яки «мин үткән чумдырылуны үтә аласызмы». Гайсә монда «суга чумдырылу» төшенчәсен бертигез «касә» төшенчәсе белән куллана. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Ул үзенең хезмәте дәвамында бу чумдырылуны инде кичерә бара. Аның очрагында ул, б. э. 33 елының 14 нисанында җәфалану баганасында үтерелгәндә, үлемгә тулысынча чумдырылачак. Аның үледән торгызылуы бу чумдырылуны тәмамлаячак (Рм 6:3, 4). Гайсәнең үлемгә чумдырылуы аның суга чумдырылуыннан аерылып тора, чөнки ул үз хезмәтенең башында суга чумдырылуны тулысынча үтәгән, ә аның үлемгә чумдырылуы ул вакытта башланган гына.
халык өстеннән хакимлек итә: Монда кулланылган грек төшенчәсе Мәсихче Грек Язмаларында дүрт тапкыр гына очрый (Мт 20:25; Мк 10:42; 1Пт 5:3; һәм Рс 19:16 да «кыйнады» дип тәрҗемә ителгән). Гайсәнең сүзләре римлыларның җәбер-золымын һәм Һирудларның мәрхәмәтсез идарәсен шәкертләрнең исенә төшергән (Мт 2:16; Ях 11:48). Петер, күрәсең, бу фикерне аңлаган һәм соңрак мәсихче өлкәннәрне җыелыш өстеннән хакимлек итәргә түгел, ә аны үрнәк биреп җитәкчелек итәргә өндәгән (1Пт 5:3). Бу сүзнең тамырдаш фигыле Лүкнең параллель хәбәрендә (Лк 22:25) кулланыла. Шул ук фигыль очраган 2Кр 1:24 тә мәсихчеләр үз имандашларының иманы «өстеннән хакимлек итәргә» тиеш түгел дип әйтелә.
җанын: Мт 20:28 гә аңлатманы кара.
Әрихәгә: Мт 20:29 га аңлатманы кара.
сукыр фәкыйрь: Маттай бу вакыйга турында хәбәр иткәндә (20:30), ике сукыр кешене телгә ала. Марк һәм Лүк исә (18:35) бер сукырны гына искә алып, күрәсең, Бартимәй исемлесенә игътибар итә. Аның исеме Марк хәбәрендә генә очрый.
Насаралы: Гайсәгә, ә соңыннан аның шәкертләренә карата кулланылган төшенчә (Рс 24:5). Күп яһүдләргә Гайсә исеме бирелгәнгә, аңа өстәмә исем кушу гадәти нәрсә булган. Изге Язмалар язылган чорда кешеләргә чыгышлары кайдан булса, шул урын исеме бирү гадәте киң таралган булган (2Иш 3:2, 3; 17:27; 23:25—39; Нм 1:1; Рс 13:1; 21:29). Гайсә үзенең күпчелек гомерен Гәлиләядә Насара шәһәрендә яшәгән, шуңа күрә аңа карата бу төшенчәне куллану гадәти булган. Гайсәне төрле очракларда һәм төрле кешеләр еш кына «насаралы» дип атаган (Мк 1:23, 24; 10:46, 47; 14:66—69; 16:5, 6; Лк 24:13—19; Ях 18:1—7). Гайсә үзе дә бу исемне кабул итеп кулланган (Ях 18:5—8; Рс 22:6—8). Җәфалану баганасы өстенә урнаштырылган тактага Пилат еврейчә, латинча һәм грекча «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә» дип язган (Ях 19:19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң рәсүлләр һәм башкалар да еш кына Гайсәне насаралы дип атаган. (Рс 2:22; 3:6; 4:10; 6:14; 10:38; 26:9; шулай ук Мт 2:23 кә аңлатманы кара.)
Давыт Улы: Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, сукыр Бартимәй аны ап-ачык Мәсих итеп таный. (Мт 1:1, 6; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)
Остаз: Сүзгә-сүз «Раббуни». Бу семит сүзенең мәгънәсе «минем остазым». Башта «Раббуни» сүзе, «Равви» титулына караганда, бәлки, хөрмәтлерәк булгандыр һәм күбрәк җылылык чагылдыргандыр. «Равви» «остаз» дигәнне аңлата (Ях 1:38). Әмма Яхъя үз китапларын язганда, бу сүздәге беренче зат алмашлыгының кушымчасы («-и» «минем» дигәнне аңлата) бу титулдагы махсус әһәмиятен югалткандыр, чөнки Яхъя аны «Остаз» дип тәрҗемә иткән (Ях 20:16).
Медиаматериал
Бу фоторәсемдә Перея буларак билгеле булган өлкәнең бер өлеше күрсәтелгән. Бу өлкә Үрдүн елгасының көнчыгышында урнашкан булган. Ул төньякта Пеллага таба, ә көньякта Үле диңгезнең көнчыгыш ягына таба сузылган булган. «Перея» төшенчәсе Изге Язмаларда очрамый. Әмма бу төшенчә «икенче як, аръяк» дигән мәгънә йөрткән грек сүзеннән барлыкка килгән. Бу грек сүзе Изге Язмаларда берничә тапкыр кулланыла һәм кайчак Перея өлкәсен күрсәтә (Мт 4:25; Мк 3:8). Гәлиләя халкы, Иерусалимга барганда, кайчак Перея аша үткән. Үз хезмәтенең ахырында Гайсә берникадәр вакыт Переядә өйрәтеп йөргән (Лк 13:22). Соңрак Гайсә, Иерусалимга барганда, кабат Перея аша үткән (Мт 19:1; 20:17—19; Мк 10:1, 32, 46).
1. Үрдүн елгасы
2. Үрдүн елгасының көнчыгышындагы тигезлекләр
3. Гилад таулары