Маттай 13:1—58
Искәрмәләр
Искәрмәләр
утырды: Яһүд укытучыларының гореф-гадәте (Мт 5:1, 2).
яр буенда: Гәлиләя диңгезе ярында, Кәпернаум янында табигый амфитеатр булдырган бер урын. Бу урынның яхшы ишетелү шартлары аркасында бар халык Гайсәнең көймәдән сөйләгәннәрен ишетә алган.
мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.
ташлы урынга: Туфракта сирәк кенә ташлар яткан урынны түгел, ә туфрагы бик аз булган ташлы нигезне аңлата. Лүк үз хәбәрендә кайбер орлыклар «таш өстенә» төшкән дип әйтә (Лк 8:6). Андый урын орлыкларга кирәкле дым табар өчен тамырларын тирән җибәрергә комачаулаган.
чәнечкеле үсемлекләр арасына: Гайсә, күрәсең, үсеп беткән чәнечкеле куаклар турында түгел, ә сөрелгән туфрактан уталмаган чүп үләннәре турында әйтә. Алар үсеп, яңа утыртылган орлыкларны басып киткән.
изге серләре: Грек сүзе мисте́рион «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә 25 тапкыр «изге сер» дип бирелгән. Монда күплек санда кулланылган бу сүзтезмә Аллаһы ниятенең үзенчәлекләрен аңлата. Аллаһы аларны ачканчыга кадәр, алар яшерен булып калган. Аннары бу үзенчәлекләр Аллаһы аңлау бирергә теләгән кешеләргә генә ачылган булган (Кл 1:25, 26). Ә ачылгач, Аллаһының изге серләре мөмкин кадәр киңрәк игълан ителә. Моны Изге Язмаларда «изге сер» сүзтезмәсе белән бергә мондый сүзләрнең кулланылуы күрсәтә: «игълан итәргә», «ачты», «вәгазьләү» һәм «ачылды» (1Кр 2:1; Эф 1:9; 3:3; Кл 1:25, 26; 4:3). Аллаһының төп «изге сере» шуннан гыйбарәт: Гайсәне вәгъдә ителгән «токым», ягъни Мәсих, итеп танырга булышу (Кл 2:2; Яр 3:15). Әмма бу изге сер күпъяклы; аңа Гайсәнең Аллаһы ниятендә билгеләнгән роле дә керә (Кл 4:3). Гайсә бу очракта күрсәткәнчә, «изге сер» күктәге Патшалык, ягъни «Аллаһы Патшалыгы», белән бәйле; шул күктәге хөкүмәттә Гайсә патша булып идарә итә. (Мк 4:11; Лк 8:10; Мт 3:2 гә аңлатманы кара.) Мәсихче Грек Язмаларында мисте́рион дигән төшенчә борынгы мистик диннәрдән аермалы буларак башкача кулланыла. Еш кына уңдырышлылык культына нигезләнгән бу диннәр б. э. беренче гасырында чәчәк аткан. Алар табынучыларга үлемсезлек, турыдан-туры ачылыш алачак һәм мистик йолалар аша илаһларга якынлашачак дип вәгъдә иткән. Андый серләр хакыйкатькә нигезләнмәгән булган. Мистик диннәр тарафдарлары шул серләрне беркемгә дә сөйләмәскә ант иткән, шуңа күрә бу серләр серле булып калган, ә мәсихчеләрнең изге серләре ачык итеп игълан ителгән. Изге Язмаларда бу төшенчә ялган табынуга карата кулланылганда, ул «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «сер» дип бирелә. (Мисте́рион сүзе «сер; серле» дип тәрҗемә ителгән өч очрак турында 2Тс 2:7; Ач 17:5, 7 гә аңлатмаларны кара.)
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
дөнья төзелешендәге: «Гасыр» дигән төп мәгънәгә ия грек сүзе айо́н хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Монда бу сүз бүгенге дөнья төзелешендәге тормышка хас мәшәкатьләр һәм авырлыклар белән бәйле. (Сүзлекне кара.)
арасына... чәчеп: Андый явызлык Якын Көнчыгышта билгеле булган хәл.
чүп үләне: Монда үләннең бер төре, тиле бодай (Lolium temulentum) турында сүз бара дип санала. Бу агулы үсемлек башта бодайга бик охшаш, әмма бодай өлгергәч, аермалары ап-ачык күренә.
Хезмәтчеләр... сорады: Берничә кулъязмада монда «Алар... сорады» дип язылган булса да, бу язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
чүп үләне белән бергә... бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар: Чүп үләненең тамырлары бодай тамырларына үрелеп үсә. Шуңа күрә чүп үләне аерылып торган булса да, аларны утаганда, бодай үсентеләре дә харап ителер иде.
чүп үләнен җыеп: Тиле бодай (Мт 13:25 кә аңлатманы кара) үсеп җиткәч, аны җиңел генә бодайдан аерып була.
горчица орлыгына: Израилдә горчицаның берничә кыргый төре үсә. Гадәттә кара горчица (Brassica nigra) төрен үстерәләр. Аның чагыштырмача кечкенә орлыгыннан, диаметры 1—1,6 мм һәм авырлыгы 1 мг, агачка охшаш үсемлек үсеп чыга. Горчица үсемлегенең кайбер төрчәсе 4,5 м кадәр үсеп җитә.
бар орлыкларның иң кечкенәсе: Горчица орлыгы борынгы яһүди язмаларда, иң кечкенә зурлыкны күрсәтер өчен, образлы әйтем итеп кулланылган. Бүген кечерәк орлыкларның барлыгы билгеле булса да, ул, күрәсең, Гайсәнең көннәрендә Гәлиләя игенчеләре җыйган һәм чәчкән орлыкларның иң кечесе булган.
ачыткыга: Ягъни моңарчы басылган ачы камырдан алынган кечкенә бер кисәк. Ул яңа ясалган камырга әчетү өчен кушыла. Гайсә монда гади икмәк пешерү процессы турында әйтә. Изге Язмаларда ачыткы еш кына гөнаһның һәм бозыклыкның символы итеп кулланылса да, (Мт 16:6 га аңлатманы кара) ул уңай мәгънәдә дә кулланыла (Лв 7:11—15). Монда әчү барышы, һичшиксез, яхшы нәрсәнең киң үсешен күрсәтә.
ун килограмм: Монда кулланылган грек сүзе са́тон сата дигәнне аңлаткан еврей сүзенә туры килә. Бер сата — 7,33 л. (Яр 18:6, иск.; сүзлектән «Сата» һәм Ә14 кушымт. кара.)
пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен: Монда Зб 78:2 өзек итеп китерелә. Зб 78 дә мәдхия җырлаучы (монда «пәйгамбәр» дип аталган) Аллаһының Исраил халкы белән мөнәсәбәтләре турындагы тарихны сөйләр өчен образлы тел кулланган. Шул рәвешчә Гайсә дә үзе сөйләгән күп кенә мисалларында, үз шәкертләрен һәм үзенә ияргән халыкны өйрәтер өчен, образлы тел кулланган. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)
яратылганнан бирле: Я, бәлки, «дөнья яратылганнан бирле». Бу озынрак язылышта «дөнья» дип бирелгән грек сүзе өстәлгән, һәм бу язылыш кайбер борынгы кулъязмаларда очрый. (Мт 25:34 кә аңлатма белән чагыштыр.) Башка борынгы кулъязмаларда монда төп текста кулланылган кыскарак язылыш очрый.
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
дөнья: Кешелекне аңлата.
дөнья төзелешенең: Яки «гасыр». (Мт 13:22; 24:3 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы»; «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
тәмамлануы: Монда «тәмамлану» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе синте́лейа шулай ук Мт 13:40, 49; 24:3; 28:20; Ев 9:26 да да очрый. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)
явызлык: Мт 24:12 гә аңлатманы кара.
тешләрен шыкырдатачак: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.
бар булганын: Беренче кулъязмаларның берсендә па́нта (бөтен; бар булган) дигән грек сүзе монда төшереп калдырылган булса да, мондый язылыш күп кенә беренче һәм аннан соңгы кулъязмаларда раслана.
энҗене: Изге Язмалар язылган чорда яхшы энҗеләрне Кызыл диңгез, Фарсы култыгы һәм Һинд океаны төбеннән эзләп тапканнар. Шуңа күрә Гайсәнең андый энҗене табар өчен бик күп көч куеп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә тиеш булган сәүдәгәр турында сөйләгәне аңлашыла да.
яраксызын: Бәлки, канатлары һәм тәңкәләре булмаган балыкларны аңлата; алар, Муса кануны буенча, нәҗес булган һәм аларны ашарга ярамаган; я, бәлки, ятьмәгә тотылган ашарга яраксыз һәркайсы балык турында сүз бара (Лв 11:9—12; Кн 14:9, 10).
Бу дөнья төзелеше тәмамланганда: Мт 13:39; 24:3 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы»; «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.
остаз: Яки «белемле кеше». Грек сүзе граммате́ус, Канунны белгән яһүд укытучылары төркеменең берәр әгъзасы турында сүз барганда, «канунчы» дип тәрҗемә ителә, ләкин монда бу әйтем Гайсәнең шәкертләренә карата кулланыла; алар башкаларны өйрәтер өчен белем алган.
туган якларына: Сүзгә-сүз «үз атасының урынына», ягъни аның туган шәһәре Насара, аның өйдәгеләре яшәгән өлкә.
балта остасының улы: «Балта остасы» дип бирелгән грек сүзе те́ктон һәртөрле һөнәрче я төзүчене белдергән гомуми төшенчә. Сүз агач остасы турында барганда, ул төзелештә эшләгән, җиһаз ясаган я агачтан башка төрле әйберләр ясаган кешене аңлатырга мөмкин. Б. э. II гасырында яшәгән Юстин Җәфаланучы сүзләре буенча, Гайсә «кешеләр арасында яшәгәндә, сабаннар һәм камытлар ясап, балта остасы булып» эшләгән. Изге Язмаларның борынгы телләргә ясалган беренче тәрҗемәләре дә агач остасы турындагы фикерне яклый. Гайсә «балта остасының улы» буларак та, «балта остасы» буларак та билгеле булган (Мк 6:3). Гайсә, күрәсең, балта остасы һөнәренә үзенең үги әтисе Йосыфтан өйрәнгән. Гадәттә, малайларны һөнәргә 12—15 яшьләр тирәсендә өйрәтә башлаганнар, һәм бу күп елларга сузылган.
энеләре: Изге Язмаларда грек сүзе аделфо́с рухи бәйләнешләрне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул Гайсәнең бер анадан туган энеләрен, Йосыф белән Мәрьямнең кече улларын белдерер өчен кулланыла. Мәрьям Гайсәне тудыргач, гыйффәтле булып калган дип санаган кайбер кешеләр аделфо́с дигән сүз монда Гайсәнең туганнарын, ягъни икетуган абый-энеләрен, белдерә дип әйтә. Әмма Мәсихче Грек Язмаларында «туган» сүзен (Кл 4:10 да грек сүзе анепсио́с) белдерер өчен аерым бер төшенчә кулланыла. Шулай ук Лк 21:16 да аделфо́с һәм сингене́с (мәгънәсе, икетуган абый-энеләр кебек, туганнар) дигән грек сүзләренең күплек формалары кулланыла. Бу мисаллар күрсәткәнчә, гаилә бәйләнешләрен белдерүче төшенчәләр Мәсихче Грек Язмаларында икеле-микеле я аңлаешсыз кулланылмый.
Ягъкуб: Гайсәнең энесе. Күрәсең, Рс 12:17 (аңлатманы кара) һәм Гл 1:19 да искә алынган Ягъкуб. Ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (Яг 1:1).
Яһүд: Гайсәнең энесе. Күрәсең, ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (грекча, Иу́дас) (Яһ 1).
алар аңа иман итәргә теләмәде: Сүзгә-сүз «алар аның аркасында абынды». Яки «алар аңа үпкәләде». Бу контекстта скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны (мәгънәсе «үпкәләү») аңлата. Башка контекстларда бу грек сүзе гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә ала. (Мт 5:29 га аңлатманы кара.)
ул анда күп кенә кодрәтле эшләрне башкармады: Гайсә Насарада күп могҗизалар кылмаган. Ул аларны көче җитмәгәнгә түгел, ә андагы шартлар аркасында бу урынлы булмаганга, кылмаган. Насарада яшәүче кешеләрнең иманы булмаган. (Мк 6:5 кә аңлатманы кара.) Аллаһы көчен ваемсыз кешеләргә әрәм итәргә кирәк булмаган. (Мт 10:14; Лк 16:29—31 белән чагыштыр.)
Медиаматериал
Гайсә көннәреннән бирле гасырлар үткән, шуңа күрә Гәлиләя диңгезенең су биеклеге һәм топографиясе үзгәргән. Бу җирләрдә Гайсә көймәдән күп халыкны өйрәткәндер. Гайсәнең тавышы су өстеннән чагылып көчәйгән булган.
Изге Язмалар язылган чорда орлыкны төрлечә чәчкәннәр. Чәчүчеләр еш кына орлык капчыкларын иңбашы аркылы җилкәләренә асып, билләренә бәйләп куйган. Башкалары исә орлык салыр өчен өс киемнәренең бер өлешен кулланган. Аннары алар орлыкларны кул белән, киң хәрәкәт ясап, чәчкән. Кырлар аша тапталган сукмаклар сузылганга, чәчүче, орлыклар яхшы җиргә чәчелсен өчен, күзәтеп барырга тиеш булган. Орлыкларны, кошлар чүпләп бетермәсен өчен, мөмкин кадәр тизрәк җир белән каплаганнар.
Амбарлар бөтен Исраил буйлап булган һәм сугылган ашлыкны саклау өчен кулланылган. Кайбер шундый корылмаларда май һәм шәраб я хәтта кыйммәтле металлар я ташлар саклаганнар.
Изге Язмалар язылган чорда уракчылар кайвакыт иген сабакларын җирдән йолкып кына чыгарганнар. Әмма гадәттә алар иген сабакларын урак белән кисеп алганнар (Кн 16:9; Мк 4:29). Игеннәрне уру гадәттә төркемләп эшләнә торган эш булган: уракчылар өлгергән игенне кырдан җыеп алганнар (Рт 2:3; 2Пат 4:18). Изге Язмаларны язган кайбер язучылар, мәсәлән, Сөләйман патша, Һошия пәйгамбәр һәм рәсүл Паул, уру эшен мөһим хакыйкатьләрне аңлатыр өчен кулланган (Гс 22:8; Һш 8:7; Гл 6:7—9). Гайсә дә яхшы билгеле булган бу һөнәрне фәрештәләрнең һәм үз шәкертләренең шәкертләр булдыру эшендә уйнаячак рольләрен күрсәтер өчен кулланган (Мт 13:24—30, 39; Ях 4:35—38).
Гәлиләя игенчеләре төрле орлыклар җыйган һәм чәчкән, ә горчица орлыгы, күрәсең, аларның иң кечесе булган. Горчица орлыгы борынгы яһүди язмаларда, иң кечкенә зурлыкны күрсәтер өчен, образлы әйтем итеп кулланылган.
Гайсә көннәрендә ятьмәләрне, күрәсең, җитен җепләрдән ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча, ятьмәнең озынлыгы 300 м кадәр җиткән булган; аның аскы өлешенә батыргычлар, ә өскесенә калкавычлар беркеткәннәр. Балыкчылар ятьмәне суга көймәдән салганнар. Кайвакыт ятьмәнең очларына беркетелгән озын бауларны ярга ташлаганнар, анда берничә кеше ятьмәне бауларыннан тотып, акрын гына ярга тартып чыгарган. Ятьмә салынган урыннан бар нәрсәне җыйган.