Римлыларга 3:1—31

3  Алайса, яһүд булуның ни өстенлеге яки сөннәтле булуның ни файдасы бар? 2  Күп кенә яклардан бар. Иң элек, аларга Аллаһының изге сүзләре ышанып тапшырылган булган.+ 3  Аларның кайберләре имансыз булып чыкса да, шуннан ни? Аларның имансыз булулары Аллаһыны тугрылыксыз итәме? 4  Һич тә юк! Хәтта һәр кеше ялганчы булып чыкса да,+ Аллаһы хак булыр.+ Шулай дип язылган да: «Син үз сүзләреңдә гадел дип саналырсың һәм хөкем ителгәндә җиңәрсең».+ 5  Әгәр тәкъвасызлыгыбыз Аллаһының тәкъва булуын ассызыклый икән, инде нәрсә әйтик, Аллаһы безгә үз ярсуын белдергәндә, гаделсез эш итәме? (Хәзер мин кеше карашыннан чыгып әйтәм.) 6  Һич тә юк! Юкса Аллаһы дөньяны ничек хөкем итәр?+ 7  Әмма минем ялганым аркылы Аллаһының хакыйкате ачыграк күренеп аңа дан китерә икән, ни өчен, алайса, мин гөнаһ кылучы итеп хөкем ителәм? 8  Ни өчен: «Әйдәгез, яхшылык килсен өчен, яманлык кылыйк»,— дип әйтмәскә? Кайберәүләр, имеш без шулай әйтәбез, дип, безгә яла ягып йөриләр. Алар тиешле җәза алачак.+ 9  Соң? Безнең хәлебез яхшыракмы? Һич тә юк! Чөнки без инде ачык күрсәттек: яһүдләр дә, греклар да — барысы да гөнаһ хакимлеге астында.+ 10  Болай дип язылган бит: «Бер тәкъва кеше дә юк, берәү дә;+ 11  зирәк кеше дә, Аллаһыны эзләүче дә юк. 12  Барысы да юлдан тайпылган, барысы да яраксыз булып киткән. Игелек кылучы бер кеше дә юк».+ 13  «Аларның бугазлары — ачык кабер, телләре белән алдыйлар».+ «Авызларында — зәһәр елан агуы».+ 14  «Авызлары ләгънәт һәм ачу белән тулы».+ 15  «Аяклары кан коярга ашыга».+ 16  «Юлларында һәлакәт һәм газап. 17  Алар тынычлык юлын танып белмәде».+ 18  «Аллаһыдан курку дигән нәрсә юк аларда».+ 19  Ә безгә шул билгеле: һәркайсы авыз дәшмичә торсын өчен һәм бар дөнья Аллаһының җәзасына дучар булсын өчен, Канунда әйтелгәннәр Канунны тотучылар өчен язылган.+ 20  Шуңа күрә беркем дә канун эшләре аша аның каршында тәкъва дип игълан ителмәячәк,+ чөнки канун аша гөнаһ турында төгәл белем бирелә.+ 21  Ләкин хәзер шунысы ачык: кеше Канунны үтәмичә дә Аллаһы каршында тәкъва була ала.+ Бу турыда Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары да шаһитлек итә.+ 22  Әйе, һәр иман итүче Гайсә Мәсихкә иман итү аша Аллаһы каршында тәкъва була ала, кешеләр арасында аерма юк бит.+ 23  Чөнки барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган.+ 24  Ә Аллаһының юмарт игелеге һәм Мәсих Гайсәнең аларны азат итәр өчен түләнгән йолымы ярдәмендә+ алар тәкъва дип игълан ителә,+ һәм бу — Аллаһының юмарт бүләге.+ 25  Аллаһы Гайсәне аның канына иман итү аша+ үзе белән татулаштыручы* корбан итеп биргән.+ Ул моны үз тәкъвалыгын күрсәтер өчен эшләгән, чөнки Аллаһы сабырлык күрсәтеп үткәндәге гөнаһларны кичергән. 26  Ул моны хәзер дә, Гайсәгә иман итүче кешене тәкъва дип игълан иткәндә,+ үз тәкъвалыгын күрсәтеп торыр өчен эшләгән.+ 27  Алайса, кешенең мактанырлык берәр сәбәбе бармы? Юк. Нинди канун мактанырга бирми? Кылган эшләргә игътибар итүче канунмы?+ Юк. Иманның барлыгына игътибар итүче канун. 28  Без болай дип саныйбыз: кеше канунга буйсынып кылган эшләренә карап түгел, ә иманына карап тәкъва дип игълан ителә.+ 29  Ул яһүдләр Аллаһысы гынамы?+ Башка халыклар Аллаһысы да түгелме?+ Әйе, ул башка халыкларның да Аллаһысы.+ 30  Аллаһы бер булганга,+ ул сөннәтлеләрне иманнары нигезендә һәм сөннәтсезләрне иманнары аша тәкъва дип игълан итәчәк.+ 31  Димәк, без үз иманыбыз белән канунны гамәлдән чыгарабызмы? Һич тә юк! Киресенчә, без аны раслыйбыз.+

Искәрмәләр

Яки «йолып алучы».

Искәрмәләр

Медиаматериал