Рәсүлләр 4:1—37
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Петер белән Яхъя: Яки «Алар икесе». Сүзгә-сүз «Алар».
гыйбадәтханә башлыгы: Шулай ук ул Рс 5:24, 26 да искә алына. Б. э. I гасырына бу вазифаны дәрәҗә ягыннан баш руханидан соң икенче булган рухани үтәгән. Гыйбадәтханә башлыгы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән руханилар белән җитәкчелек иткән. Ул шулай ук левилеләрдән торган гыйбадәтханә сакчылары ярдәмендә гыйбадәтханәдә һәм аның тирәсендә тәртип саклаган. Аңа буйсынган башлыклар гыйбадәтханә капкаларын иртән ачкан, ә кичен япкан левилеләрне күзәткән. Бу башлыклар гыйбадәтханә хәзинәсе өчен җаваплы булган, тулаем алганда халык арасындагы тәртипне саклаган һәм гыйбадәтханәнең билгеле бер өлешләренә чит кеше кермәсен өчен күзәткән. Левилеләр 24 төркемгә бүленгән булган. Һәр төркем елына ике тапкыр бер атна хезмәт иткән. Һәр төркемдә, күрәсең, башлык булган, һәм ул гыйбадәтханә башлыгы алдында җаваплы булган. Гыйбадәтханәдәге башлыклар зур хакимлеккә ия булган. Алар Гайсәне үтерергә сүз куешкан өлкән руханилар белән бергә искә алына. Гайсә сатылган төнне алар үз сакчылары белән аны кулга алырга килгән (Лк 22:4 (аңлатманы кара), 52).
өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.
өлкән рухани Һаннас: Һаннасны Римның Суриядәге идарәчесе Квирини якынча б. э. 6 я 7 елында баш рухани итеп билгеләгән булган, һәм ул якынча б. э. 15 елына кадәр хезмәт иткән. Һаннас, баш рухани хезмәтеннән азат ителгәннән соң да һәм инде шул титулны йөртмәсә дә, күрәсең, элекке баш рухани буларак һәм яһүди руханилар арасында югары абруйлы булганга, зур хакимлеккә һәм тәэсиргә ия булган. Аның биш улы баш рухани булып хезмәт иткән булган, ә кияве Каяфәс баш рухани булып якынча б. э. 18 елыннан алып якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. (Лк 3:2 гә аңлатманы кара.) Ях 18:13, 19 да Һаннас «өлкән рухани» дип атала. Монда кулланылган архиере́ус дигән грек сүзе хезмәт итүче баш руханига карата да һәм руханилык хезмәтендәге күренекле берәр кешегә, шул исәптән элекке баш руханига, карата да кулланылырга мөмкин. (Сүзлектән «Өлкән рухани» кара.)
Каяфәс: Бу баш рухани Рим хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән булган. Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, нәкъ үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул якынча б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. Нәкъ ул Гайсәдән сорау алган һәм аны Пилатка илтеп тапшырган (Мт 26:3, 57; Ях 11:49; 18:13, 14, 24, 28). Рәсүлләр китабында ул исеме буенча монда гына искә алына, ә башка урыннарда аның турында «баш рухани» дип әйтелә (Рс 5:17, 21, 27; 7:1; 9:1).
баганага кадаклаган: Яки «баганага (колгага) беркеткән». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)
насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
иң мөһим почмак ташы: Мт 21:42 гә аңлатманы кара.
кыюлыгын: Грек сүзе парреси́а «ышану; сөйләү иреге» дип тә тәрҗемә ителгән (1Ях 5:14, иск.). Еш кына «кыюлык белән сөйләү» дип бирелгән бу исем һәм тамырдаш фигыль парресиа́зомай Рәсүлләр китабында күп мәртәбә очрый һәм беренче мәсихчеләрнең кыюлык белән вәгазьләгәннәрен күрсәтә (Рс 4:29, 31; 9:27, 28; 13:46; 14:3; 18:26; 19:8; 26:26).
белемсез: Яки «аз белемле». Монда кулланылган грек төшенчәсе агра́мматос надан дигәнне аңлатырга мөмкин, ләкин бу контекстта ул, күрәсең, раввиннар мәктәпләрендә белем алмаган кешеләрне күрсәтә. Мөгаен, беренче гасырда күпчелек яһүдләр, өлешчә синагогаларда төрле белем бирелгәнгә, укый һәм яза белгән. Әмма Петер белән Яхъя, Гайсә кебек, раввиннар мәктәпләрендә укымаган. (Ях 7:15 белән чагыштыр.) Гайсә көннәрендәге дини элита тиешле дини белемне андый мәктәпләрдә генә алып булган дип уйлаган. Саддукейлар һәм фарисейлар, һичшиксез, Петер белән Яхъяны Канунны халыкка өйрәтергә я аңлатырга яраклы түгел дип санаган. Өстәвенә, бу ике шәкерт тә Гәлиләядән булган, ә анда күпчелек кеше игенчеләр, көтүчеләр һәм балыкчылар булган. Иерусалимдагы һәм Яһүдиядәге дини җитәкчеләр һәм башка кешеләр, күрәсең, Гәлиләядән булган кешеләргә кимсетеп караган һәм Петер белән Яхъяны «белемсез» һәм «гап-гади» кешеләр дип санаган (Ях 7:45—52; Рс 2:7). Аллаһы исә аларга алай карамаган (1Кр 1:26—29; 2Кр 3:5, 6; Яг 2:5). Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә аларга һәм үзенең башка шәкертләренә бик күп белем биргән һәм аларны тырышып өйрәткән (Мт 10:1—42; Мк 6:7—13; Лк 8:1; 9:1—5; 10:1—42; 11:52). Терелтелгәннән соң, ул үз шәкертләрен өйрәтүен изге рух ярдәмендә дәвам иткән (Ях 14:26; 16:13; 1Ях 2:27).
Югары киңәшмә залыннан: Яки «Югары киңәшмәдән». (Лк 22:66 га аңлатманы кара.)
могҗизасын: Яки «билгесен». Еш кына «билге» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе семе́йон монда Аллаһы ярдәмен дәлилләүче могҗизалы вакыйганы аңлата.
Аллаһы Тәгалә: Монда кулланылган деспо́тес дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «хуҗа» (1Тм 6:1; Тит 2:9; 1Пт 2:18). Бу сүз Аллаһыга мөрәҗәгать буларак кулланылганда, мәсәлән монда, шулай ук Лк 2:29 һәм Ач 6:10 да, ул, аның идарәсенең өстенлеген күрсәтер өчен, «Аллаһы Тәгалә» дип бирелә. Башка тәрҗемәләрдә «Раббы», «Хөкемдар» һәм «Ходай Тәгалә» дигән титуллар кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге күп тәрҗемәләре Адона́й (Аллаһы Тәгалә) дигән еврей төшенчәсен куллана, әмма ким дигәндә андый бер тәрҗемәдә монда тетраграмматон кулланыла.
Йәһвәгә: Зб 2:2 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
аның майланганына: Яки «аның Мәсихенә». Монда өзек итеп китерелгән Зб 2:2 дә еврей төшенчәсе маши́ах (майланган зат) кулланыла. Бу төшенчәдән Мәсих титулы килеп чыккан. (Лк 2:26; Ях 1:41; Рс 4:27 гә аңлатмаларны кара.)
син майлаган: Яки «син Мәсих иткән». Монда кулланылган грек фигыле хри́о сүзгә-сүз берәрсенә май кою дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында ул рухи һәм күчмә мәгънәдә генә кулланыла һәм Аллаһының берәр шәхесне, үз җитәкчелегендәге берәр махсус вазифаны үтәр өчен, аерып куюын аңлата. Бу грек фигыле шулай ук Лк 4:18; Рс 10:38; 2Кр 1:21; һәм Ев 1:9 да очрый. Башка грек сүзе але́йфо тәнгә май я мазь сөртүне аңлата; мәсәлән, аны юынганнан соң сөрткәннәр, дару итеп кулланганнар яки ул мәетне җирләүгә әзерләгәндә кулланылган (Мт 6:17; Мк 6:13; 16:1; Лк 7:38, 46; Яг 5:14).
Йәһвә: Бу сүзләр «Аллаһы Тәгаләгә» юнәлтелгән доганың өлеше (Рс 4:24ә); «Аллаһы Тәгалә» дип грек сүзе деспо́тес тәрҗемә ителә, һәм ул шулай ук Лк 2:29 да Аллаһыга әйтелгән догада кулланыла. Рәсүлләр китабындагы бу догада Гайсә «изге хезмәтчең» дип атала (Рс 4:27, 30). Шәкертләрнең догасы Зб 2:1, 2 дән алынган өзекне үз эченә ала; анда Аллаһы исеме кулланыла. (Рс 4:26 га аңлатманы кара.) Өстәвенә, Йәһвә, аларның янауларына, ягъни Югары киңәшмә янауларына, игътибар ит дигән бу үтенечтә Еврей Язмаларында язылган догалардагы төшенчәләргә охшаш сүзләр кулланыла; мәсәлән: 2Пат 19:16, 19 һәм Иш 37:17, 20 дә; бу шигырьләрдә Аллаһы исеме очрый. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 4:29 кара.)
могҗизалы күренешләр: Рс 2:19 га аңлатманы кара.
ялварулы догадан соң: Яки «Үтенгәннән соң». Монда кулланылган грек фигыле де́омай көчле хисләр чагылдырып, эчкерсез дога кылуны аңлата. «Ялварулы дога» дип бирелгән тамырдаш исем де́есис «басынкы һәм эчкерсез үтенү» дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында бу исем Аллаһыга мөрәҗәгать ителгәндә генә кулланыла. Хәтта Гайсә дә «үзен үлемнән Коткара Алучыга ялварып һәм үтенеп, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган» (Ев 5:7). Монда грек текстында шушы исем күплек санда кулланыла, һәм бу Гайсәнең Йәһвәгә бер тапкырдан күбрәк үтенгәнен күрсәтә. Мәсәлән, Гитсимән бакчасында Гайсә кат-кат һәм кайнар дога кылган (Мт 26:36—44; Лк 22:32).
Аллаһы сүзен: Бу сүзтезмә Рәсүлләр китабында күп тапкыр очрый (Рс 6:2, 7; 8:14; 11:1; 13:5, 7, 46; 17:13; 18:11). Монда «Аллаһы сүзе» төшенчәсе Йәһвә Аллаһыдан булган яхшы хәбәрне белдерә; анда Гайсә Мәсихнең Аллаһы ниятенең үтәлешендәге мөһим роле турында әйтелә.
күңелләре һәм җаннары белән бердәм иде: Яки «йөрәкләре һәм җаннары белән бер иде». Бу сүзтезмә бихисап күп иман итүче арасындагы бердәмлекне һәм тату мөнәсәбәтләрне сурәтли. Фп 1:27 дәге «бергәләшеп [«бер җанда», иск.]» дигән сүзтезмәне шулай ук «бер максат белән» я «бер кешедәй» дип тәрҗемә итеп була. Еврей Язмаларында «бербөтен йөрәк» яки «бер йөрәк» дигән сүзтезмә 1Ел 12:38 һәм 2Ел 30:12 дә (иск.) теләктә һәм берәр эшне үтәүдә бердәм булуны сурәтләр өчен кулланыла. Шулай ук «йөрәк» һәм «җан» дигән сүзләр, бөтен эчке кешене күрсәтер өчен, еш кына бергә искә алына (Кн 4:29; 6:5; 10:12; 11:13; 26:16; 30:2, 6, 10). Бу грек сүзтезмәсе монда охшаш мәгънәдә кулланыла, һәм аны «алар фикерләрдә һәм максатларда тулысынча бердәм иде» дип тәрҗемә итеп була. Бу Гайсәнең догасы буенча булган; ул үз шәкертләре төрле чыгышларына карамастан бердәмлектә булсын дип дога кылган булган (Ях 17:21).
Юаныч улы: Яки «Дәртләндерү улы». Бу — Йосыф исемле бер шәкерткә бирелгән Барнаб дигән икенче исемнең тәрҗемәсе. Яһүдләр арасында Йосыф исеме киң кулланылганга, рәсүлләр, бәлки, аңа Барнаб исемен гамәли яктан уңайлы булсын өчен биргәндер. (Рс 1:23 белән чагыштыр.) Бу шигырьдәге улы сүзенә аңлатмада аңлатылганча, ул кайчак берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен кулланыла. Юаныч улы дигән кушамат, күрәсең, Йосыфның кешеләрне дәртләндерергә һәм юатырга гаҗәеп сәләтен ассызыклый. Лүкнең хәбәре буенча, Йосыфны (Барнабны) Суриядәге Антиохтагы җыелышка җибәргәннәр һәм ул анда үз кардәшләрен какшамас йөрәкле булып калырга «өндәгән», ягъни дәртләндергән (Рс 11:22, 23). Монда «өндәү» дип бирелгән грек фигыле паракале́о Рс 4:36 да кулланылган «Юаныч» дигәнне аңлаткан грек сүзе пара́клесис белән тамырдаш. (Бу шигырьдәге улы сүзенә аңлатманы кара.)
улы: Еврей, арамей һәм грек телләрендә сүзтезмә «-нең/-ның ул(лар)ы» берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен я берәр кеше төркемен сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Кн 3:18 дәге «кыю ир-атлар», ягъни батыр гаскәриләр, сүзгә-сүз «сәләт уллары» дип атала. Әп 1:3 тә «Көнчыгышта яшәүче... кешеләр» дип бирелгән сүзтезмә сүзгә-сүз «Көнчыгыш уллары» дип атала. 1Иш 25:17 дә «юньсез кеше» дип сүзгә-сүз «Вилиал улы», ягъни «юньсезлек улы», дигән сүзтезмә тәрҗемә ителә. Мәсихче Грек Язмаларында үзен билгеле рәвештә тоткан я билгеле сыйфатлар күрсәткән шәхесләр «Аллаһы Тәгаләнең угыллары», «яктылык һәм көн уллары» һәм «тыңламаучанлык угыллары» дип атала (Лк 6:35; 1Тс 5:5; Эф 2:2).
Медиаматериал
Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)
1. Баш рухани
2. Югары киңәшмә әгъзалары
3. Гаепләнүче
4. Сәркатипләр