Яхъя 8:12—59
Искәрмәләр
дөнья өчен яктылык: Гайсә үзен сурәтләр өчен кулланган метафора тыңлаучыларына Хатын-кызлар ишегалдында торган дүрт зур яктырткычны хәтерләткәндер; аларны Куыш кору бәйрәме (Чатыр кору бәйрәме) вакытында кабызып җибәргәннәр. (Ях 7:2; Ә11 кушымт. кара.) Бу яктырткычларның яктылыгы зур мәйданны яктыртып торган. Өстәвенә, «дөнья өчен яктылык» дигән сүзтезмә Ишагыянең «куе караңгылык җирендә яшәүчеләр» «бөек яктылык» күрәчәк һәм Йәһвәнең «хезмәтчесе» дип аталган берәү «халыклар өчен яктылык» булачак дип пәйгамбәрлек иткән сүзләренә охшаш (Иш 9:1, 2; 42:1, 6; 49:6). Таудагы вәгазендә Гайсә, үз шәкертләренә: «Сез — дөнья өчен яктылык»,— дип әйткәндә, шундый ук метафора кулланган (Мт 5:14). «Дөнья өчен яктылык» дигән бу сүзтезмә (монда грек сүзе ко́смос бөтен кешелекне аңлата) Ишагыянең Мәсих «халыклар өчен яктылык» булачак икәне турындагы сүзләренә туры килә. Ә Паул белән Барнабның Рс 13:46, 47 дәге сүзләре күрсәткәнчә, Иш 49:6 дагы бу пәйгамбәрлек сүзләр Мәсихнең бар шәкертләре дә халыклар өчен яктылык булып хезмәт итәргә тиеш дигән әмер булып тора. Гайсәнең дә, аның шәкертләренең дә хезмәте кешеләргә рухи белем биргән һәм аларны ялган дин тәгълиматлары коллыгыннан азат иткән.
Ата: Кайбер кулъязмаларда «ул» диелә, ләкин бу укылышны борынгы кулъязмалар раслый.
иганә савытлары торган урында: Сүзгә-сүз «хәзинәдә». Монда кулланылган грек сүзе Мк 12:41, 43 һәм Лк 21:1 дә дә очрый; анда ул «иганә савытлары» дип тәрҗемә ителгән. Бу төшенчә гыйбадәтханәнең бер өлешен күрсәтә; ул, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган урында урнашкан булган, анда 13 иганә савыты торган. (Ә11 кушымт. кара.) Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип һәм бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән дип санала. Ләкин бу шигырьдә ул хәзинә турында сүз бармый, ахры. (Мк 12:41 гә аңлатманы кара.)
күтәргәч: Ягъни баганага күтәреп үтергәч.
уйнаштан: Яки «фәхешлектән». Грекча порне́йа. (Мт 5:32 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Фәхешлек» кара.)
Без уйнаштан тумаган: Яки «Без никахсыз туган балалар түгел». Яһүдләр үзләре турында, алар Аллаһының һәм Ибраһимның законлы балалары, шуңа күрә Ибраһимга бирелгән вәгъдәләрнең мирасчылары, дип әйткән.
Ул башлангычтан ук: Монда Иблис кеше үтерү, ялганлау һәм Аллаһыга яла ягу юлына баскан вакыт турында сүз бара (1Ях 3:8, иск.).
самарияле: Монда яһүдләр «самарияле» төшенчәсен җирәнү һәм хурлык сүзе итеп кулланган. (Лк 10:33 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Самариялеләр» кара.)
син Ибраһимны күрдеңме?: Берничә кулъязмада «сине Ибраһим күрдеме?» диелә, ләкин бу укылышны борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый.
мин... бар идем: Каршы торучы яһүдләр Гайсәгә ташлар атарга теләгән, чөнки ул «Ибраһимны күрдем» дигән, ә аңа, алар әйткәнчә, «әле 50 яшь тә» булмаган (Ях 8:57). Гайсәнең җавабы аларга аның Ибраһим туганчыга кадәр күктә көчле рухи зат булганын белдерергә тиеш булган. Кайберәүләр бу шигырь Гайсәне Аллаһыга тиңли дип әйтә. Аларның сүзләре буенча, монда кулланылган грек сүзтезмәсе эго́ эйми́ (Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «Мин бар» дип бирелгән) Септуагинтадагы Чг 3:14 тә кулланыла һәм бу ике шигырьдә дә бертөрле тәрҗемә ителергә тиеш. (Ях 4:26 га аңлатманы кара.) Бу контекста эйми́ дигән грек фигыле белән белдерелгән гамәл Ибраһим туганчыга кадәр башланган һәм һаман да дәвам иткән булган. Шуңа күрә «Мин бар» дип түгел, ә «мин... бар идем» дип тәрҗемә итү дөрес, һәм күп кенә борынгы һәм хәзерге тәрҗемәләрдә «мин... бар идем» дигән сүзтезмәгә охшаш сүзләр кулланыла. Шулай ук Гайсәнең Ях 8:54, 55 тә язылган фикер йөртүе аның үзен Атасына тиңләргә тырышмаганын күрсәтә.
аңа ыргытыр өчен, ташлар алдылар: Якынча ике ай үткәч, яһүдләр кабат Гайсәне гыйбадәтханәдә үтерергә тырышкан (Ях 10:31). Гыйбадәтханәдә төзү эшләре һаман да алып барылганга, яһүдләр ташларны төзелеш барган урыннан алган дип санала.