Әюп 14:1—22
14 Хатын-кыз тудырган кешенең гомере кыска+Һәм кайгы-хәсрәт* белән тулы.+
2 Ул чәчәктәй ата һәм шиңә,*+Күләгә кебек кача һәм юк була.+
3 Ә син аңа игътибар итәсең,Аны* үзең белән судлашырга алып барасың.+
4 Нәҗестән кем чиста булып туа?+
Һичкем!
5 Кешенең көннәре чикле,Айларының саны синең кулыңда;Син куйган чикләрдән ул үтә алмый.+
6 Ул ял итсен өчен, аңардан күзеңне ал,Ул ялланган эшче кебек үз көнен тәмамлаганчы, аңа карама.+
7 Хәтта агачның да өмете бар бит.Аны кисеп ташласалар, ул кабат үсентеләр чыгарыр,Яңа ботаклары үсәр.
8 Тамыры җир астында картайсаҺәм төбе туфракта корыса,
9 Суны сизеп алгач, ул үсентеләр чыгарыр,Яшь үсемлек сыман, ботаклары үсәр.
10 Кеше исә үлә дә көчсез килеш ята;Адәмнең гомере өзелсә, ул кая китә?+
11 Диңгезнең суы китә,Елганың да суы кими, һәм ул кибә.
12 Шулай ук кеше дә, яткач, тормас.+
Күкләр юк булганчы, ул уянмас,Йокысыннан аны һичкем уятмас.+
13 Мине Кабердә* яшерсәң иде,+Ачуың сүрелгәнче, мине качырып торсаң иде,Миңа вакыт билгеләп, мине исеңә төшерсәң иде!+
14 Кеше үлгәч, яңадан яшәрме?+
Үземнең бар коллык көннәремдә,*Азат ителгәнче, көтәрмен.+
15 Син дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен.+
Үз кулларыңның җимешен юксынырсың.
16 Ә әлегә син һәр адымымны санап,Гөнаһларымны гына күзәтеп торасың.
17 Җинаятем янчыкта мөһерләнеп куелган,Гаебемне җилем белән ябыштырып куясың.
18 Тау җимерелеп төшкән кебекҺәм кыя үз урыныннан күчерелгән кебек,
19 Су ташларны ашагандайҺәм ташкыннар җирне юып бетергәндәй,Син үлемле кешенең өметен юкка чыгарасың.
20 Ул юк булганчы, син аны буйсындырып торасың;+Кыяфәтен үзгәртеп, аны куып җибәрәсең.
21 Уллары ихтирам казана, тик кеше моны белми;Аларны түбәнсетәләр, тик бу аңа билгесез була.+
22 Ул үз тәненең авыртуын* сизә,Исән чагында гына җаны әрни».
Искәрмәләр
^ Яки «борчулар».
^ Я, бәлки, «кисеп ташлана».
^ Сүзгә-сүз «Мине».
^ Символик рәвештә үлем коллыгы турында әйтелә.
^ Яки «Тәне үз өстендә булганда гына ул авырту».