Әюп 26:1—14
26 Әюп моңа болай диде:
2 «И, көчсезгә күп ярдәм күрсәттең инде!
Хәлсез кулларны коткардың!+
3 Акылсызга шундый яхшы киңәшләр бирдең!+
Зирәклегеңне* теләп* уртаклаштың!
4 Син кем белән сөйләшәсең?
Андый сүзләрне әйтергә сине кем котыртты?
5 Үлеләр куркудан калтырый,Диңгез һәм андагы җанварлардан да астарак алар.
6 Аллаһы* алдында Кабер* ачык,+Һәм череп таркалу урыны капланмаган.
7 Ул төньяк күк йөзен киңлек өстенә җәйгән,+Һәм җирне бушлыкка элеп куйган.
8 Ул суларны үз болытларына төрә,+Әмма болытлар аларның авырлыгыннан ертылмый.
9 Ул болытларны җәеп,Тәхетен каплый.+
10 Ул су өстеннән офык сызыгы үткәрә,+Яктылык белән караңгылыкның чикләрен билгели.
11 Аның шелтәсенә шаккатып,Хәтта күк баганалары селкенә.
12 Ул үз кодрәте белән диңгезне дулкынландыра,+Аңлау сәләте белән диңгез җанварын* һәлак итә.+
13 Сулышы* белән ул күкне аяз итә,Тотып булмый торган* еланны кулы белән чәнчи.
14 Һәм болар аның юлларының кырыйлары гына,+Аның турында пышылдау гына ишетелә!
Ә инде аның көчле күкрәвен кем аңлый алсын?»+
Искәрмәләр
^ Яки «Сәламәт акылыңны».
^ Яки «мул итеп».
^ Сүзгә-сүз «Аның».
^ Сүзгә-сүз «Рәхәб».
^ Яки «Җиле».
^ Яки «Шуышып баручы».