Беренче Яхъя 5:1—21
5 Гайсәнең Мәсих булуына ышанучы һәркем — Аллаһының баласы,+ Атаны яратучы һәркем аның балаларын да ярата.
2 Ә Аллаһы балаларын+ яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыздан һәм аның әмерләрен үтәвебездән беләбез.
3 Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү,+ ә аның әмерләре авыр түгел,+
4 чөнки Аллаһының һәр баласы дөньяны җиңә.+ Без дөньяны иман белән җиңдек.+
5 Кем дөньяны җиңә ала?+ Гайсәнең Аллаһы Улы булуына иман итүче түгелме?+
6 Ул, Гайсә Мәсих, су һәм кан ярдәмендә килде, су белән генә түгел,+ ә су белән дә, кан белән дә килде.+ Һәм рух моның хакында шаһитлек бирә,+ чөнки рух — хакыйкать ул.
7 Шаһитлек бирүчеләр өчәү:
8 рух,+ су+ һәм кан.+ Боларның өчесе дә бер үк шаһитлек бирә.
9 Аллаһының шаһитлеге кешеләрдән кабул иткән шаһитлектән өстенрәк, чөнки бу — Аллаһының шаһитлеге. Ә ул үзенең Улы хакында шаһитлек бирә.
10 Аллаһы Улына иман итүче үзенә бирелгән шаһитлеккә ышана. Аллаһыга иман итмәгән кеше исә аны ялганчы итә,+ чөнки ул Аллаһының үз Улы хакында биргән шаһитлегенә иман итми.
11 Аллаһы мондый шаһитлек бирә: ул безгә мәңгелек тормыш бирде,+ һәм бу тормыш аның Улы аша бирелә.+
12 Улын кабул итүченең андый тормышы бар, ә Аллаһы Улын кабул итмәүченең андый тормышы юк.+
13 Мин моны сезгә, Аллаһы Улы исеменә иман итүчеләргә,+ шуны белүегезне теләп язам: сезнең мәңгелек тормышыгыз бар.+
14 Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз:*+ аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә.+
15 Ә инде сораганыбызны ишеткәнен беләбез икән, сораганнарыбыз безгә биреләчәк икәненә дә ышанычыбыз бар, чөнки без аңардан сорадык.+
16 Берәрсе үз кардәшенең үлемгә китермәүче гөнаһ кылуын күрсә, аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы шул кардәшкә тормыш бирәчәк.+ Бу үлемгә китермәүче гөнаһ кылучы кешеләргә кагыла. Ләкин үлемгә китерүче гөнаһ та бар.+ Андый гөнаһ кылучы кеше өчен ярдәм сорап дога кылсын дип әйтмим.
17 Тәкъва булмаган һәртөрле эш — бу гөнаһ.+ Әмма үлемгә китермәүче гөнаһ та бар.
18 Без Аллаһы баласы гөнаһ кылып йөрми икәнен беләбез, ләкин Аллаһы Улы аны саклый, һәм Явыз аңа кагыла алмый.+
19 Безгә шул билгеле: без Аллаһыдан, ә бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора.+
20 Без шулай ук Аллаһы Улының килгәнен+ һәм, без хак Аллаһыны белә алсын өчен, безгә аңлау сәләте* биргәнен беләбез. Һәм без хак Аллаһы белән аның Улы Гайсә Мәсих ярдәмендә бердәмлектә торабыз.+ Ул — хак Аллаһы һәм мәңгелек тормыш чыганагы.+
21 Кадерле балаларым, үзегезне потлардан саклагыз.+