Икенче Тимутигә 2:1—26

2  Шуңа күрә, улым,+ алга таба да Мәсих Гайсә белән бердәмлектә булудан килүче юмарт игелектән кодрәт табып яшә.  Миннән ишеткән, шулай ук күп санлы шаһитләр раслаган нәрсәләрне+ башкаларны да өйрәтергә яраклы булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр.  Мәсих Гайсәнең яхшы гаскәрие буларак,+ үз өлешеңә тигән бәла-казаларны кичереп чык.+  Бернинди гаскәри дә, үзен хезмәткә алучыга ярарга теләп, үз хезмәтенә кагылышы булмаган табышлы эшләрдә* катнашмый.  Ярышта катнашучыга да, кагыйдәләр буенча ярышмаса, бүләк* бирелми.+  Тырыш игенче үз уңышыннан башта үзе татып карарга тиеш.  Әйткәннәрем турында өзлексез уйлан, һәм Раббы сиңа бар нәрсәне дә аңларга булышыр.  Шуны исеңдә тот: Гайсә Мәсих үледән терелеп торган,+ һәм ул Давыт токымыннан* булган.+ Мин моның турында яхшы хәбәрне вәгазьлим дә.+  Шул хәбәр өчен мин газап чигәм, һәм мине җинаятьчене утырткандай төрмәгә утырттылар,+ шулай да Аллаһы сүзе богауланмаган.+ 10  Шуңа күрә, Аллаһының сайланганнары хакына, алар да Мәсих Гайсә аша коткарылу белән бергә мәңгелек дан алсыннар өчен, мин һәр яктан нык калам.+ 11  Түбәндәге сүзләр ышанычка лаек: аның белән бергә үлгәнбез икән, аның белән бергә яшәрбез дә;+ 12  нык калып яшибез икән, бергә патшалык та итәрбез;+ аны кире каксак, ул да безне кире кагар;+ 13  без тугры булмасак та, ул тугры булып кала, чөнки үз-үзен кире кага алмый. 14  Боларны аларның исләренә төшереп тор һәм аларга сүз көрәштермәскә куш, моны Аллаһы каршында әйт.* Андый сүз көрәштерүләрнең бер файдасы да юк, чөнки алар тыңлаучыларга зыян китерә. 15  Аллаһы үзеңне хупласын өчен, шулай ук син хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булсын өчен, бар көчеңне куй.+ 16  Изге булганны нәҗесләүче буш сөйләшүләрне кире как,+ чөнки алар аркасында кеше тәртибе бозылганнан бозыла барачак, 17  һәм алар гангрена сыман таралачак. Һимәнә́й белән Фили́т тә 18  хакыйкатьтән читләшүчеләр арасында.+ Алар терелү инде булды дип,+ кайберәүләрнең иманнарын җимерә. 19  Моңа карамастан, Аллаһының нык нигезе какшамас, һәм шул нигезгә мондый сүзләр язылган: «Йәһвә* үзенекеләрен белә»+ һәм «Йәһвәнең* исемен чакыручы+ һәркем гаделсезлекне кире каксын». 20  Зур йортта алтын һәм көмеш савытлар гына түгел, ә агач һәм балчык савытлар да бар, һәм аларның кайберләре хөрмәтле кулланыш өчен, ә икенчеләре гади кулланыш өчен. 21  Шуңа күрә кеше гади кулланыштагы савытлардан үзен читтә тотса, ул хөрмәтле кулланыштагы, изге, үз хуҗасы өчен файдалы, һәркайсы игелекле эшкә әзер корал* булачак. 22  Шулай итеп, яшьлеккә хас теләкләрдән кач. Раббыдан ихлас күңелдән үтенеп сораучылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, тынычлыкка омтыл. 23  Акылсыз һәм мәгънәсез сүз көрәштерүләрне кире как,+ белгәнеңчә, алар тартышуларга гына китерә, 24  ә Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын,+ өйрәтергә сәләтле һәм явыз мөгамәлә кичергәндә тотнаклы булсын,+ 25  әйткәннәре белән риза булмаган кешеләрне юашлык белән өйрәтсен.+ Бәлки, Аллаһы аларга тәүбәгә килергә* бирер, һәм алар хакыйкать турындагы төгәл белемгә ия булыр.+ 26  Бәлки, шунда алар Иблиснең, үз ихтыярын үтәсеннәр өчен, үзләрен тере килеш үз тозагына тотканын аңларлар һәм, аңга килеп, аның тозагыннан котылырлар.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «көндәлек эшләрдә».
Сүзгә-сүз «таҗ».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз «төпле шаһитлек бир».
Яки «савыт».
Яки «карашларын үзгәртергә».

Искәрмәләр

Медиаматериал