Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

А1

Изге Язмаларны тәрҗемә итү принциплары

Изге Язмалар борынгы еврей, арамей һәм грек телләрендә язылган булган. Бүген ул тулысынча я өлешчә 3 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән. Изге Язмаларны укыган кешеләрнең күпчелеге төп нөсхә телләрен аңламый һәм шуңа күрә аның тәрҗемәсен генә укый ала. Изге Язмалар тәрҗемә ителгәндә нинди принциплар кулланылырга тиеш, һәм алар «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нә ничек тәэсир итте?

Кайберәүләр сүзгә-сүз, юлга-юл тәрҗемә төп нөсхә телләрендә язылганны яхшырак аңларга ярдәм итәчәк дип уйлыйдыр. Әмма алай булмаска да мөмкин. Моңа берничә сәбәп бар, аларны карап чыгыйк:

  • Грамматикалары, лексикалары һәм җөмлә төзелешләре бертөрле булган телләр юк. Борыңгы еврей теле профессоры С. Р. Драйверның сүзләре буенча, телләр «грамматика һәм семантик төзелеш белән генә түгел, ә... фикерләрнең җөмләдә бирелүе белән дә аерылып тора». Төрле телләрдә сөйләшкән кешеләр төрлечә уйлый. «Димәк,— дип дәвам итә профессор Драйвер,— телләр бер-берсеннән җөмлә төзелеше белән аерылып тора».

  • Изге Язмалар язылган еврей, арамей һәм грек телләренең лексикасын һәм грамматикасын бүген бер тел дә төгәл чагылдырмый. Шуңа күрә аның сүзгә-сүз тәрҗемәсе аңлаешсыз булырга, ә кайвакыт хәтта ялгыш фикер тудырырга мөмкин.

  • Берәр сүзнең я сүзтезмәнең мәгънәсе контекстка карап төрле була ала.

Кайбер өзекләрдәге төп нөсхә текстын сүзгә-сүз тәрҗемә итеп булыр да, ләкин бу яктан бик сак булырга кирәк.

Сүзгә-сүз тәрҗемә дөрес фикер тудырмаган кайбер очракларны карап чыгыйк:

  • Изге Язмаларда йокыны да, үлем йокысын да аңлатыр өчен «йоклау» һәм «йокыга талу» сүзләре кулланыла (Маттай 28:13; Рәсүлләр 7:60). Шушы сүзләр контекст буенча үлемне аңлатканда, тәрҗемәчеләр «үлем йокысына талу», «үлем йокысы белән йоклау» кебек сүзтезмәләрне кулланырга мөмкин; бу укучыларга фикерне дөрес аңларга ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 7:39; 1 Тисалуникәлеләргә 4:13; 2 Петер 3:4).

  • Рәсүл Паул Эфеслеләргә 4:14 тә кулланган сүзтезмә сүзгә-сүз «кешеләрнең уен ташлары белән уйнавы» дип тәрҗемә ителә. Бу борынгы идиома кешеләрнең уен ташлары белән уйнаганда бер-берсен алдау гадәтен күрсәтә. Күпчелек телләрдә бу идиоманы сүзгә-сүз тәрҗемә итү мәгънәсез. Мәгънәсен төгәл бирер өчен, аны «хәйләкәр кешеләр» дип тәрҗемә итү яхшырак.

  • Римлыларга 12:11 дә сүзгә-сүз «кайнаган рухка» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсе кулланыла. Татар телендә шулай әйтү дөрес мәгънә бирми. Шуңа күрә шушы тәрҗемәдә бу сүзтезмә «рух ярдәмендә ялкынлану» дип тәрҗемә ителгән.

  • МАТТАЙ 5:3

    Сүзгә-сүз: «рух ягыннан фәкыйрьләр»

    Фикере: «рухи нәрсәләргә сусаучылар»

    Үзенең күпләргә билгеле Таудагы вәгазендә Гайсә еш кына «рух ягыннан фәкыйрьләр бәхетле» дип тәрҗемә ителә торган сүзләр кулланган (Маттай 5:3; Яхшы хәбәр, 1995). Ләкин күп телләрдә сүзгә-сүз тәрҗемә аркасында бу сүзләрнең мәгънәсе аңлашылып бетми. Укучыларда «рух ягыннан фәкыйрьләр» бу психикасы какшаган, йомшак һәм ихтыярсыз кешеләр дигән фикер туарга мөмкин. Әмма Гайсә бу сүзләрне кешеләрнең бәхете физик ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә түгел, ә Аллаһы җитәкчелегенә мохтаҗ булуларын аңлауга бәйле икәнен күрсәтер өчен кулланган (Лүк 6:20). Шуңа күрә ул сүзләрне, мәсәлән, «рухи нәрсәләргә сусаучылар» я «Аллаһыга мохтаҗ булуларын аңлаганнар» дип тәрҗемә итү төп нөсхәдәге сүзләрнең мәгънәсен төгәлрәк бирә (Маттай 5:3; Инҗил (башкорт), 2014).

  • Күп кенә контекстларда «көнчелек» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе татар сүзенең гомуми мәгънәсенә туры килә, ягъни якын кешенең турылыгыннан шикләнү я тирән шомлану я башка кешенең өстенлегеннән, уңышыннан көнләшү хисен белдерә (Гыйбрәтле сүзләр 6:34; Ишагыя 11:13). Әмма шул ук еврей сүзе уңай мәгънәгә дә ия. Мәсәлән, ул сүз Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата янып торган «ашкынуын», ягъни яклау дәртен, яки «җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүен» күрсәтер өчен кулланыла (Чыгыш 34:14; 2 Патшалар 19:31, искәрмә; Йәзәкил 5:13; Зәкәрия 8:2). Ул шулай ук аның тугры хезмәтчеләренең Аллаһыга һәм гыйбадәт кылуга карата ашкынуларын я аңа карата «тугрылыксызлыкны түзеп тормауларын» күрсәтер өчен кулланыла (Зәбур 69:9; 119:139; Саннар 25:11).

  • Еврей сүзе йад гадәттә «кул» дип тәрҗемә ителә, әмма контекстка карап, бу сүз «хакимлек», «юмартлык», «көч» һәм күп башка сүзләр белән тәрҗемә ителергә мөмкин.

    Кеше кулын аңлаткан еврей сүзе шулай ук башка күп төрле мәгънәләргә дә ия. Контекстка карап, бу сүз «хакимлек», «юмартлык» я «көч» дип тәрҗемә ителергә мөмкин (2 Ишмуил 8:3; 1 Патшалар 10:13; Ишагыя 57:10). Татар телендәге «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу сүз күп төрле сүзләр белән тәрҗемә ителгән.

Шуңа күрә Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен төп нөсхәдәге берәр сүзне һәр очраган чагында бер үк сүз я сүзтезмә белән тәрҗемә итү җитәрлек түгел. Тәрҗемәче, төп нөсхәдәге фикерләрне дөрес итеп белдерер өчен, үз телендә сүзләрне зирәклек белән сайларга тиеш. Өстәвенә, текст җиңел укылсын өчен, җөмләләрне туган тел грамматикасы буенча төзергә кирәк.

Шул ук вакыт фикерләрне башка сүзләр белән белдергәндә, сак булырга кирәк. Тәрҗемәче Изге Язмалар текстын үзе аңлаганча иркен тәрҗемә итсә, текстның мәгънәсен бозарга мөмкин. Ничек итеп? Аның төп нөсхәдә булмаган фикерне кертеп җибәрүе я мөһим нечкәлекләрне төшереп калдыруы бар. Шулай итеп, андый тәрҗемәне уку җиңел булса да, артык иркен тәрҗемә укучыга кайчак төп нөсхәдәге дөрес фикерне җиткермәскә мөмкин.

Тәрҗемәченең ышанулары җиңел генә ул ясаган тәрҗемәгә тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, Маттай 7:13 тә: «Һәлакәткә илтүче капка киң»,— диелә. Кайбер тәрҗемәчеләр, күрәсең, дини ышанулары тәэсире астында чынында «һәлакәт» дигәнне аңлаткан грек сүзен «тәмуг» дип тәрҗемә итәләр.

Изге Язмалар тәрҗемәчеләре шулай ук шуны да исләрендә тотарга тиеш: Изге Язмалар гади телдә — игенчеләр, көтүчеләр һәм балыкчылар кебек гади кешеләр көн дә сөйләшкән телдә язылган булган (Никами 8:8, 12; Рәсүлләр 4:13). Шуңа күрә яхшы итеп тәрҗемә ителгән Изге Язмалар эчкерсез кешеләргә, аларның чыгышлары нинди генә булмасын, аңлаешлы булырга тиеш. Андый тәрҗемәдә гади кешеләр сирәк кулланган сүзләр урынына ачык, гади һәм җиңел аңлашыла торган сүзләр куллану яхшырак.

Аллаһы исеме Йәһвә Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында булса да, күп кенә тәрҗемәчеләр бу исемне бүгенге Изге Язмалар тәрҗемәләреннән җитди сәбәпләрсез алып куя. (А4 кушымтасын карагыз.) Күп тәрҗемәчеләр бу исемне «Раббы» кебек титуллар белән алыштыра, ә кайберләре хәтта Аллаһының исеме барлыгын яшерергә тырыша. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәләрдә Гайсә әйткән доганың сүзләре Яхъя 17:26 да: «Мин аларга сине ачтым», ә Яхъя 17:6 да: «Миңа биргән кешеләргә мин сине ачык билгеле иттем»,— дип яңгырый. Әмма Гайсә әйткән доганың төгәл тәрҗемәсе мондый: «Мин аларга синең исемеңне ачтым» һәм «Миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем».

Инглиз телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең беренче чыгарылышының кереш сүзендә болай диелгән булган: «Безнең тәрҗемәбез — Изге Язмаларның ирекле тәрҗемәсе түгел. Фикерләр бозылмаса һәм аларны аңлау катлаулы булмаса, без, бүгенге инглиз теле чараларын кулланып, текстны мөмкин кадәр сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә тырыштык». Шулай итеп, Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты акыллы караш күрсәтеп, төп нөсхәдәге сүзләр белән сүзтезмәләрне сакларга тырышты, ә фикерләр бозылса, төп нөсхәдәге фикерләрне башкача белдерде. Нәтиҗәдә, Изге Язмалар җиңел укыла, һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрнең төгәл тәрҗемә ителгәненә шикләнәсе юк (1 Тисалуникәлеләргә 2:13).