Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 май — 2 июнь

ЗӘБУР 42—44

27 май — 2 июнь

86 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Аллаһы биргән өйрәтүдән тулы файда алыгыз

(10 мин)

Башкалар белән бергә, мөмкин булса, очрашып, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз; моны кадерләгез (Зб 42:4, 5; w06 1.6. 31, абз. 1)

Аллаһы Сүзен укыр алдыннан дога кылыгыз (Зб 42:8; w12 15.1. 15, абз. 2)

Изге Язмалардагы хакыйкать сезне тормышыгызның һәр өлкәсендә җитәкләсен (Зб 43:3)

Аллаһы биргән өйрәтү безгә сынауларны кичереп чыгарга һәм багышлануыбыз буенча яшәргә көч бирә (1Пт 5:10; w16.09 5, абз. 11, 12).

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 44:19. Мәдхия җырлаучы «шакаллар яшәгән җир» дип әйтеп, күрәсең, нәрсәне күздә тоткан? (it-2-U 1224, абз. 3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит (lmd 5 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(5 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене киләсе ачык нотыкка чакыр. «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеоны күрсәт һәм аның буенча фикер алыш (lmd 7 дәрес, 5 пункт).

6. Нотык

(3 мин) Тема: «Һәр кешенең камил сәламәтлеге булачак» (lmd кушымта А, 4 пункт) (th 2 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

21 җыр

7. Эш һәм белем алуга кагылышлы акыллы карарлар кабул ит

(15 мин). Фикер алышу.

Яшьләр, сез, мәктәпне тәмамлагач, нәрсә эшләргә җыенасыз? Моның турында уйланганыгыз бармы? Бәлки, сез пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәк эшне дә инде сайлагансыздыр. Ә бәлки, андый эшне табарга булышачак осталык, сертификат яки диплом алыр өчен, нинди белем алырга микән дип уйланасыздыр. Бу тормышыгызда дулкынландыргыч вакыт! Шулай да сез, шулкадәр күп мөмкинлекләр булганга, нәрсә эшләргә микән дип аптырашта каласыздыр. Һәм башкаларны карарым сөендерерме дип тә борчыласыздыр. Сезгә акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә булышыр?

Маттай 6:32, 33 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен эш һәм белем алуга кагылышлы мөһим карарлар кабул итәр алдыннан конкрет рухи максатлар кую яхшы булыр иде?

  • Ата-аналар үз балаларына Маттай 6:32, 33 не кулланырга ничек булыша ала? (Зб 78:4—7)

Сак булыгыз, бай я күренекле булып китү теләге карарларыгызга тәэсир итмәсен (1Ях 2:15, 17). Онытмагыз, кешегә күп акчага ия булуы Патшалык хәбәрен кабул итәргә комачауларга мөмкин (Лк 18:24—27). Берьюлы байлыкка да, рухи яктан үсеш һәм уңышка да омтылып булмый (Мт 6:24; Мк 8:36).

«Мәңгелек булмаган нәрсәләргә таянма! Байлык» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 47 җыр һәм дога