Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла турында белем бирүче китап

Алла турында белем бирүче китап

2 бүлек

Алла турында белем бирүче китап

1, 2. Ни өчен без Барлыкка Китерүчебезнең җитәкчелегенә мохтаҗ?

БЕЗНЕ бик яраткан Барлыкка Китерүчебез кешелек өчен күрсәтмәләр һәм җитәкчелек бирүче китап турында кайгырткан дип уйлау — бик эзлекле фикер. Кешеләрнең җитәкчелеккә мохтаҗ булулары белән син килешмәс идеңмени?

2 Бер пәйгамбәр һәм тарихчы 2 500 дән артык ел элек: «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел»,— дип язган (Иеремия 10:23). Бүгенге көндә, беркайчан да булмаган дәрәҗәдә, бу белдерүнең дөреслеге ачык. Мәсәлән, тарихчы Уильям Х. Макнил: «Безнең планетадагы кешелек тарихы законлаштырылган җәмәгать тәртибенең кризислары һәм тулы уңышсызлыгының чиратлашуыннан тора»,— ди.

3, 4. а) Изге Язмаларны өйрәнүгә нинди караш кирәк? б) Изге Язмалар белән танышуны без нәрсәдән башлыйбыз?

3 Изге Язмаларда безгә кирәкле акыллы җитәкчелек бирелә. Дөрес, башта күпләргә аны үзләштерү кыен кебек тоела. Ул зур китап һәм аның кайбер кисәкләрен аңлавы җиңел түгел. Ләкин сиңа зур мирас алыр өчен юридик документ бирсәләр, син аны игътибар белән һәр яктан тикшерергә вакыт тапмас идеңме? Әгәр документның кайбер урыннарын аңлавы кыен булса, син, бәлки, бу эшне яхшы белгән кеше ярдәм итсен дип мөрәҗәгать итәр идең. Изге Язмалар белән дә нигә шулай ук эшләмәскә? (Ап. эшләре 17:11). Сүз гади мирастан күпкә мөһим булган әйберләр турында бара. Моннан алдагы бүлектә без Алла турындагы белемнең мәңгелек тормышка алып баруын белдек.

4 Шуңа күрә әйдәгез, Алла турында белем бирүче китап белән якынрак танышыйк. Башта Изге Язмаларга кыскача күзәтү ясыйк. Аннан соң ни өчен белемле кешеләрнең күпләре Изге Язмаларны Алла тарафыннан рухландырылган Алла Сүзе, дип санаганнары турында фикер алышырбыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

5. а) Еврей Язмаларында нинди мәгълүматлар бар? б) Грек Язмаларында нинди мәгълүматлар бар?

5 Изге Язмалар 66 китаптан тора һәм ике кисәккә бүленгән. Гадәттә ул кисәкләрне Иске Васыять һәм Яңа Васыять, дип атыйлар. Нигездә Изге Язмаларның 39 китабы еврей телендә, ә 27 се — грек телендә язылган. Еврей Язмалары Яшәеш китабы белән башлана һәм Малахия китабы белән тәмамлана,— ул дөнья яратылышыннан алып кешелекнең 3 500 ел тарихын үз эченә ала. Изге Язмаларның бу кисәге белән танышканда, без Алланың Исраил халкы белән — ул милләтнең б. э. к. XVI гасырда барлыкка килүе вакытыннан алып б. э. к. V гасырга хәтле — ничек мөгаләмә иткәнен беләбез. Грек Язмаларында Матфей язган Инҗил китабыннан алып Ачыш китабына хәтле кергән китапларда б. э. I гасырында яшәгән Гайсә Мәсихнең һәм аның шәкертләренең тәгълиматлары һәм эшләре тупланган.

6. Изге Язмаларны ни өчен тулысынча өйрәнергә кирәк?

6 Кайберәүләр «Иске Васыять» — еврейлар өчен, ә «Яңа Васыять» — мәсихчеләр өчен язылган, дип әйтәләр. Ләкин 2 Тимофейга 3:16 буенча: «бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы». Шуңа күрә Изге Язмаларны тулысынча өйрәнү бик нигезле карар. Чынлыкта Изге Язмаларның ике кисәге, бер гомуми теманы аһәңле рәвештә үстереп, бер-берсен тулыландыра гына.

7. Изге Язмаларның төп темасы нинди?

7 Синең, бәлки, гыйбәдәт кылу урыннарында булганың бардыр, һәм кайчакта халык алдында Изге Язмаларны укыганны тыңлаганың да булгандыр. Яисә син үзең аның аерым өлешләрен укыгансыңдыр. Ә Яшәеш китабыннан алып Ачыш китабына кадәр Изге Язмаларны бер хикәяләү җебе бәйләгәнен син белә идеңме? Әйе, бөтен Изге Язмалар китабы аша бер тема үтә. Нинди тема? Алланың кешелек өстеннән идарә итәргә хокуклы булуын раслау һәм яратуы белән тулы ниятен Патшалык ярдәмендә тормышка ашыру. Ул ниятен Алла ничек итеп башкарачагын без соңрак күрербез.

8. Изге Язмаларда Алла шәхесе турында нәрсә әйтелә?

8 Алла ниятеннән тыш Изге Язмаларда аның нинди шәхес булуы турында әйтелә. Мәсәлән, Изге Язмалардан без Алланың тойгылары барлыгын һәм безнең нинди карарларга килүебез аның өчен барыбер түгеллеген беләбез (Мәдхия 77:40, 41; Гыйбрәтле хикәя 27:11; Иезекииль 33:11). Мәдхиянең 102:8—14 тә: «Юмарт һәм рәхимле Ходай, озак вакыт сабыр һәм бик күп мәрхәмәтле»,— диелә. Ул безнең хәлебезгә керә, безнең «туфрактан» яратылганыбызны һәм үлгәч кире туфракка кайтачагыбызны онытмый (Яшәеш 2:7; 3:19). Нинди яхшы сыйфатлар күрсәтә ул! Андый Аллага табынасың килмәс идемени?

9. Изге Язмалар безгә Алла турында күзалламаны ни рәвешчә ачыклап бирә һәм ул белемнәрдән без ничек файдалана алабыз?

9 Изге Язмалар безгә Алла нормалары турында ачык күзаллама бирә. Ул нормалар кайчакта законнарда күрсәтелә. Ләкин күп очракларда алар гыйбрәт дәресләреннән чыккан принципларда чагыла. Ышанычыбызны ныгытыр өчен Алла борынгы Исраил тарихыннан вакыйгалар яздыру турында кайгырткан. Андагы хәбәрләр кешеләрнең Алла ниятенә туры килеп яшәгәндә нәрсә булганын һәм үзләрен бәйсез тотканда ниләр килеп чыкканын безгә арттырмыйча сөйлиләр (3 Патшалык 5:4; 11:4—6; 2 Паралипоменон 15:8—15). Мондый тарихи вакыйгаларны уку беркемнең дә йөрәгенә кагылмый калмый. Әгәр без бу вакыйгаларны күз алдына китереп карасак, үзебезне шул кешеләр урынына куя алабыз. Шулай итеп, без уңай мисаллардан яхшы дәрес алабыз һәм кайберәүләр эләккән тозаклардан сакланып кала алабыз. Шулай да безгә бер мөһим сорауга җавап бирергә кирәк: Изге Язмаларда язганнарның Алла тарафыннан булуына ышанырлык безнең нинди нигезләр бар?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

10. а) Ни өчен кайберәүләр Изге Язмаларны искергән дип уйлыйлар? б) Изге Язмалар турында 2 Тимофейга 3:16, 17 дә нәрсә әйтелә?

10 Синең китапларның күпчелегендәге киңәшләрнең берничә елдан соң искергәненә игътибар иткәнең бардыр, бәлки. Ә Изге Язмалар турында нәрсә әйтеп була? Бу бик борынгы китап — аның соңгы сүзләренең язылуына 2 000 елга якын вакыт үткән. Шуңа күрә кайберәүләр Изге Язмаларны хәзерге вакытта кулланырлык түгел, дип уйлыйлар. Ләкин Изге Язмалар Алла тарафыннан рухландырылган булса, күптән язылуына карамастан, аның киңәше элеккечә бик вакытлы булырга тиеш. Язма шулай ук «өйрәнү, гаепне ачу, төзәлү, гаделлеккә өйрәнү өчен файдалы» булырга тиеш, «һәрбер игелекле эшкә хәзерләнгән Алла кешесе камил булсын» (2 Тимофейга 3:16, 17).

11—13. Ни өчен Изге Язмаларны бүгенге көндә дә тормышта кулланырлык, дип әйтеп була?

11 Изге Язмаларны яхшырак белә башлагач, аның принципларын бүгенге көндә дә, язылган вакытларындагы кебек үк, кулланып булганлыгы ачыклана. Мәсәлән, кеше табигатенә килгәндә, Изге Язмалар төрле буыннарга хас булган үзенчәлекләрне нечкәлекләре белән тасвирлый. Матфей Инҗилендә, 5 тән 7 нче бүлеккә кадәр, язылган Гайсәнең Таудагы вәгазеннән ул яхшы күренә. Ул вәгазь Һиндстанның күренекле җитәкчесе Моһандас К. Гандига шундый көчле тәэсир иткән, ул хәтта Бөекбританиянең югары урындагы бер хезмәткәренә: «Әгәр сезнең һәм минем илем Мәсихнең Таудагы вәгазе нигезендә дуслашсалар, без илләребез проблемаларын гына түгел, бөтен дөньяның проблемаларын да хәл итәчәкбез»,— дигән.

12 Гайсә тәгълиматларының кешеләргә нык тәэсир итүенә гаҗәпләнерлек түгел! Таудагы вәгазендә ул безгә чын бәхеткә алып баручы юлны күрсәткән. Гайсә бәхәсләрне хәл итәргә өйрәткән. Ничек дога кылырга кирәклеген аңлаткан. Матди ихтыяҗларга ничек карау акыллырак булуын күрсәтеп киткән, һәм бер-береңә карата мөнәсәбәтләр төзер өчен «алтын кагыйдә» биргән. Аннан тыш, ул вәгазьдә Гайсә дини ялганны ничек танырга һәм имин киләчәктә яшәр өчен үзеңне ничек тотарга кирәк булуын аңлаткан.

13 Изге Язмаларның Таудагы вәгазендә һәм башка битләрендә безгә тормышыбыз яхшыга үзгәрсен өчен нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә кирәклеге ачыклап әйтелә. Аның киңәше шуның хәтле файдалы, хәтта бер укытучы мондый сүзләр әйтергә мәҗбүр булган: «Урта мәктәптә консультант булып эшләсәм дә, бакалавр һәм магистр дәрәҗәсенә ия булсам да, шулай ук психиатрия һәм психология фәннәреннән бик күп китап укысам да, әмма Изге Язмаларның гаилә тормышын ничек уңышлы итү, балалар җинаятьчелеген ничек җиңеп чыгу, ничек дуслар табу һәм алар белән дуслыкны саклап калу турында әйткәндә, аның киңәше минем колледжта алган бөтен белемнәрдән дә өстен чыга». Изге Язмалар файда китерә торган һәм хәзерге вакыт таләпләренә җавап бирә торган китап кына түгел, ул тулысынча ышанычка лаеклы.

ТӨГӘЛ ҺӘМ ЫШАНЫЧКА ЛАЕКЛЫ

14. Изге Язмаларның фәнни яктан төгәллеге нәрсәдән күренә?

14 Изге Язмалар гыйльми хезмәт булмаса да, ул фәнни яктан төгәл. Мәсәлән, кешеләрнең күпчелеге Җирнең яссылыгына ышанганда, Исаия пәйгамбәр аны «түгәрәк», дип әйткән (еврейча «хуг» дигән сүз монда «шар» мәгънәсен аңлата) (Исаия 40:22). Жирнең шарга охшашлыгы Исаиядән соң берничә мең ел үткәч кенә киң танылган. Моннан тыш, Әюп китабының 26:7 дә 3 000 елдан артык элек Алла «җирне һич нәрсәсез элеп куйган», дип язылган булган. Бер Изге Язмалар белгече: «Җирнең күренә торган терәге булмаганлыгын астрономнар ачкан хакыйкатьне Әюп кайдан белгән,— бу сорауга Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылганлыгын кире кагучыларга җавап бирүе җиңел түгел»,— дип әйткән.

15. Изге Язмаларның хикәяләү стиле безнең ышанычыбызны ничек ныгыта?

15 Шулай ук Изге Язмаларның хикәяләү стиле бу бик күптәнге китапка ышанычыбызны ныгыта. Мифлардан аермалы буларак, Изге Язмаларда хикәяләнгән вакыйгалар танылган тарихи шәхесләр һәм даталар белән бәйле (3 Патшалык 14:25; Исаия 36:1; Лука 3:1, 2). Әмма борынгы тарихчылар үзләренең идарәчеләренең җиңүләрен арттырып сөйләгәндә, җиңелүләре һәм ялгышулары турында әйтми калдырганда, Изге Язмаларны язучылар һәрчак, хәтта сүз үзләре кылган җитди гөнаһлары турында барганда да, гадел һәм намуслы булганнар (Саннар 20:7—13; 2 Патшалык 12:7—14; 24:10).

ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР КИТАБЫ

16. Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылган булуына аеруча ышандырырлык нинди дәлил бар?

16 Үтәлгән пәйгамбәрлекләр Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылганлыгына һичбер шик калдырмый. Изге Язмаларда бөтен ваклыкларына кадәр үтәлгән бик күп пәйгамбәрлек язылган. Аларның үтәлеше тик кешеләр кулыннан гына килерлек эш булмавы аермачык. Бөтен пәйгамбәрлекләр артында нәрсә тора соң? Изге Язмаларда «пәйгамбәрлекнең беркайчан да кеше ихтыяры белән әйтелгәне юк, әмма аны Изге Рух [яки Алланың эш итә торган көче] белән рухланган Алланың изге кешеләре әйткән»,— дип әйтелә (2 Петр 1:21). Кайбер мисалларны карап китик.

17. Вавилонның җиңелүе нинди пәйгамбәрлекләрдә әйтелгән булган һәм ул пәйгамбәрлекләр ничек үтәлгәннәр?

17 Вавилонның җиңелүе. Исаия һәм Иеремия Вавилонның мидиялеләр һәм фарсылар кулыннан җиңелүен алдан ук әйткәннәр. Исаиянең пәйгамбәрлеге бу вакыйгаларның Вавилонны яулап алган вакытка кадәр 200 елга якын алданрак язылганы игътибарга лаек! Пәйгамбәрлекнең чираттагы якларын тарих раслады: Евфрат елгасын ясалма күлгә борып җибәрү (Исаия 44:27; Иеремия 50:38); Вавилонның елга ягына чыккан капкасының куркынычсызлыгын күздән төшерү (Исаия 45:1); һәм Кир исемле идарәченең шәһәрне уңышлы гына басып алуы (Исаия 44:28).

18. «Греция патшасы»ның күтәрелеше һәм бәреп төшерелүе турындагы пәйгамбәрлекләр ничек үтәлгәннәр?

18 «Грек патшасы»ның күтәрелеше һәм бәреп төшерелүе. Даниел күренештә сарык тәкәсен җиңгән һәм аның ике мөгезен дә сындырган кәҗәне күргән. Аннан соң кәҗәнең зур мөгезе сынган, ә аның урынына дүрт мөгез чыккан (Даниел 8:1—8). Даниелга менә нинди аңлатма бирелгән булган: «Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе — ул Мидия һәм Фарсы патшалары. Ә йонлач кәҗә — Греция патшасы, күз арасындагы зур мөгез исә — аның беренче патшасы; ул сынып төшкән, һәм аның урынына башка дүртесе чыккан: ул дүрт патшалык шул халыктан чыгачак, ләкин аның кадәр үк куәтле булмаячак» (Даниел 8:20—22). Бу пәйгамбәрлек буенча, ике йөзгә якын ел үткәч, Греция патшасы Александр Македонский «ике мөгезле» Мидия-Фарсы мәмләкәтен яулап алган булган. Александр б. э. к. 323 елда үлгән һәм аның урынын дүрт гаскәр башлыгы алган. Ләкин барлыкка килгән яңа патшалыкларның берсе дә Александр мәмләкәтенең зур көче белән тиңләшә алмаганнар.

19. Гайсә Мәсихтә нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгәннәр?

19 Гайсә Мәсихнең тормышы. Еврей Язмаларында Гайсәнең туган вакытында, хезмәт иткәндә, үлгәндә һәм терелтеп торгызылган вакытта үтәлгән бик күп пәйгамбәрлекләр бар. Мәсәлән, 700 елдан артык элек Михей Мәсихнең, ягъни Христосның, Вифлеемда туачагын әйткән (Михей 5:2; Лука 2:4—7). Михейнең замандашы Исаия Мәсихкә төкерәчәкләр һәм кыйнаячаклары турында алдан әйткән (Исаия 50:6; Матфей 26:67). Зәкәрия Мәсихнең 30 көмеш тәңкәгә хыянәт ителәчәген 500 ел алдан әйткән (Зәкәрия 11:12; Матфей 26:15). Мең елдан артык элек Давыт Мәсихнең, ягъни Гайсәнең, үлеме белән бәйле вакыйгаларны әйткән (Мәдхия 21:8, 9, 19; Матфей 27:35, 39—43). Һәм биш гасырга якын элек Даниел үзенең пәйгамбәрлегендә Мәсихнең киләсе вакытын, хезмәт итүенең озаклыгын һәм үләчәк вакытын хәбәр иткән (Даниел 9:24—27). Болар Гайсә Мәсихтә үтәлгән пәйгамбәрлекләрнең берничәсе генә әле. Соңрак сиңа Гайсә Мәсих турында белергә тагын да кызыграк булыр.

20. Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләрнең төгәл үтәлеше бездә нинди ышаныч тудырырга тиеш?

20 Изге Язмаларның башка күп пәйгамбәрлекләре үтәлделәр инде. Ләкин моның миңа нинди кагылышы бар? — дип сорыйсыңдыр син, бәлки. Әгәр сиңа күп еллар буена кем дә булса дөресен генә әйтеп килгән булса, син тик торганда аның сүзләренә шикләнеп карый башлар идеңме? Әлбәттә, юк! Изге Язмалар аша Алла дөресен әйтә. Аның вәгъдәләре синең ышанычыңны ныгытыр идеме, мәсәлән, җирдә булачак оҗмах турында вәгъдәсе кебекләре? Гайсәнең беренче гасырда яшәгән шәкерте Павелныкы кебек, безнең дә шундый ук ышанычыбыз булырга мөмкин, чөнки ул ‘Алла үзенең сүзен үзгәртми’, дип язган (Титка 1:2). Аннан да бигрәк, Язманы укып һәм аның киңәшләрен тормышыбызда кулланып, без кешеләр үз көчләре белән ала алмаслык акыллылыкка ирешәбез, чөнки Изге Язмалар ул — Алла турында белем бирүче китап, ә ул белем мәңгелек тормышка алып бара.

АЛЛА ТУРЫНДАГЫ БЕЛЕМНЕ «ЯРАТЫГЫЗ»

21. Әгәр дә башта Изге Язмалардан белгәннәреңне үти алмаслык булып тоелса, нәрсә эшләргә кирәк?

21 Изге Язмаларны өйрәнгәндә, син шулай ук кайбер сорауларга аның карашы синең элегрәк өйрәнгәннәреңнән аерылып торуын белерсең. Синең өчен кадерле булган кайбер дини йолаларның Аллага яраксыз булып чыгулары да мөмкин. Син шулай ук Алланың яхшылыкка һәм яманлыкка карата нормалары бүгенге бар нәрсә дә рөхсәт ителгән дөньяның гомумкабул ителгән нормаларыннан өстенрәк булганын белерсең. Башта алар чиктән тыш югары булып күренергә мөмкин. Ләкин нәтиҗә ясарга ашыкма! Алла турында белем табар өчен Язманы җентекләп өйрән. Изге Язмаларның киңәшен тот, әгәр, кирәк булса, үзеңнең фикер йөртү ысулыңда һәм үзеңне тотышыңда тиешле үзгәрешләр ясарга әзер бул.

22. Ни өчен син Изге Язмаларны өйрәнергө уйладың һәм аны ни өчен өйрәнүеңне башкаларга ничек аңлатыр идең?

22 Дусларың һәм туганнарың иң яхшы теләкләрдән чыгып синең Изге Язмаларны өйрәнүеңә каршы төшүләре мөмкин, ләкин Гайсә әйткән: «Шулай итеп, кем Мине кешеләр алдында икърар итсә, Мин дә күктәге Атам алдында аны икърар итәчәкмен; ә кем Мине кешеләр алдында инкарь итсә, Мин дә күктәге Атам алдында аны инкарь итәчәкмен» (Матфей 10:32, 33). Кайберәүләр синең сектага эләгүеңнән яисә фанатик булып китүеңнән куркырга мөмкин. Дөреслектә син бары тик Алла турында төгәл белем алырга омтыласың һәм хакыйкатьне белергә телисең (1 Тимофейга 2:3, 4). Моны башкалар да аңласын өчен бәхәсләшмә, үзең укып белгәннәреңне сөйләгәндә уйлап эш итүчән булырга тырыш (Филипплыларга 4:5). Исеңдә тот: күпләр, Изге Язмалардагы белемнәр кешеләр тормышына уңай тәэсир итүен күреп, ‘сүзсез алынган булдылар’ (1 Петр 3:1, 2).

23. Алла турындагы белемне ‘ярату’ нәрсәне аңлата?

23 Изге Язмалар безне: «Яңа туган бала кебек, саф сүздән торган сөтне яратыгыз»,— дип дәртләндерә (1 Петр 2:2). Сабыйның тормышы ана сөтенә бәйле, һәм ул аны алганчы тынычланмаячак. Шул ук рәвешчә безнең тормыш та Алла биргән белемгә бәйле. Алла Сүзен ‘ярат’ һәм аны өйрәнүеңне дәвам ит. Үз алдыңа Изге Язмаларны көн саен уку максаты куй (Мәдхия 1:1—3). Ул шөгыль сиңа зур бәхет китерәчәк. Мәдхия 18:12 дә Алла законнары турында әйтелгәнчә: «Аларны үтәүдә бик зур бүләк».

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Изге Язмаларны кайсы яктан башка бернинди китап белән дә чагыштырмаслык?

Изге Язмаларга ни өчен ышанып була?

Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылганлыгына сине нинди дәлилләр ышандыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге рамка]

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР БЕЛӘН НИЧЕК ФАЙДАЛАНЫРГА

Изге Язмалар белән файдаланырга йөрәнү бик үк авыр түгел. Аның өчен Изге Язмаларның эчтәлеге белән файдалан һәм аның китапларының тәртибен һәм урнашуын исеңдә калдырырга тырыш.

Кулланырга җиңел булсын өчен Изге Язмаларның китаплары бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленгән. Бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлү XIII гасырда кертелгән, һәм XVI гасырда бер Франция нәшире Грек Язмаларын бүлекләргә һәм шигырьләргә бүлгән, алар шул рәвешчә безнең көннәргә кадәр җиткәннәр. Француз телендә бүлекләргә һәм шигырьләргә бүленгән тулы Изге Язмалар китабы беренче тапкыр 1553 елда бастырылып чыгарылган.

Бу китапта Язма тексты китерелсә, аның беренче цифры бүлекне, икенчесе — шигырьне аңлата. Мәсәлән, «Гыбрәтле хикәя 2:5» сылтамасы Гыбрәтле хикәяләр китабының 2 нче бүлеген, 5 нче шигырен күрсәтә. Әгәр син бирелгән Язма текстларын һәрвакыт ачып укысаң, Изге Язмаларның кирәкле сылтамаларын табарга шактый җиңел булуын аңларсың.

Изге Язмалар белән файдаланырга өйрәнүнең иң яхшы ысулы — аны көн саен уку. Башта бу шөгыль сиңа хәлеңнән килмәс кебек тоелыр. Әгәр син көн саен, озынлыгына карап, өч-биш бүлек укысаң, бөтен Изге Язмалар китабын бер ел эчендә укып бетерәчәксең. Ни өчен бүген үк башламаска?

[19 биттәге рамка]

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — УНИКАЛЬ КИТАП

• Изге Язмалар «Алла тарафыннан рухландырылган» (2 Тимофейга 3:16). Аны кешеләр язса да, аларның уйларын Алла юнәлткән, шуңа күрә ул дөрестән дә «Алла сүзе» (1 Фессалоникилеләргә 2:13).

• Чыгышлары буенча төрле булган 40 ир кеше Изге Язмаларны 16 гасыр дәверендә язган. Аңа карамастан, Изге Язмаларда барысы да баштан ахырга кадәр яраша.

• Башка китапларга караганда, ул барысыннан да күб­рәк явыз бәйләнүләр күтәрде. Урта гасырларда кеше­ләрне Изге Язмалары булганга гына да учакта яндырганнар.

• Дөньяның күп укыла торган китаплары арасында Изге Язмалар бе­ренче урын алып тора. Тулысынча яки өлешчә ул 2 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән. Изге Язмалар миллиардлаган нөсхәдә бастырылып чыгарылган, һәм җирдә аны тапмаслык урын бик аз.

• Изге Язмаларның иң борынгы өлеше б. э. к. XVI га­сыр белән билгеләнгән. Күп еллар үткәч кенә дөньяга индуизмның «Ригведа» китабы (б. э. к. 1300 елга якын), буддизм кануны «Өч кәрзин» (б. э. к. V гасыр), ислам диненең Коръән китабы (б. э. VII гасыры) һәм синтоизмның «Ниһонги» китабы (б. э. 720 елы) чыккан.

[Бөтен биткә рәсем. 20 нче бит]