Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 НЧЕ ДӘРЕС

Рәбика Йәһвәне сөендереп торган

Рәбика Йәһвәне сөендереп торган

Рәбика́ Йәһвәне яратучы хатын-кыз булган. Аның иренең исеме Исха́к. Ул да Йәһвәне яраткан. Алар ничек танышкан? Һәм Рәбика Йәһвәне сөендереп яшәргә теләгәнен ничек күрсәткән? Әйдә, аның турында күбрәк белик.

Исхак үз әти-әнисе — Ибраһи́м һәм Сара́ — белән Кәнга́н җирендә яшәгән. Шул җирдәге кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган. Әмма Ибраһим үз улының Йәһвә хезмәтчесенә өйләнүен теләгән. Шуңа күрә ул үз хезмәтчесен, күрәсең, Элигызырны, Хара́н дип аталган җиргә, туганнары янына җибәргән. Элигызы́р Исхак өчен хатын табарга тиеш булган.

Дөяләрне эчертер өчен, Рәбика бик күп су ташырга әзер булган

Элигызыр Ибраһимның башка хезмәтчеләре белән бергә юлга чыккан. Алар ун дөягә төрле бүләкләр һәм ризык төяп, бик озак сәяхәт иткән. Элигызыр Исхакка нинди хатынны сайларга икәнен кайдан белер? Харанга килеп җиткәч, алар кое янында тукталган, чөнки Элигызыр шуны белгән: тиздән кешеләр су алырга дип кое янына киләчәк. Элигызыр Йәһвәгә Исхакның булачак хатыны турында болай дип дога кылган: «Мин [су эчәргә сорагач], ул: „Эч-эч, мин синең дөяләреңә дә эчәргә су бирермен“,— дисә, Исхак колыңа Син насыйп иткән хатын менә шул булыр».

Шунда кое янына Рәбика килә. Изге Язмаларда ул бик чибәр булган дип әйтелә. Элигызыр эчәргә сорагач, Рәбика: «Мин синең дөяләреңә дә суны туйганчы эчерермен»,— дип әйтә. Сусаган дөяләр туйганчы эчсен өчен, Рәбикага бик күп су ташырга туры килгән! Аның тырышып эшләгәнен рәсемдә күрәсеңме?~ Элигызыр Йәһвәнең үз догасына ничек җавап биргәненә бик гаҗәпләнгән.

Элигызыр Рәбикага матур-матур бүләкләр биргән. Рәбика Элигызырны һәм башка хезмәтчеләрне үз әтисе йортына чакырган. Анда Элигызыр ни өчен Ибраһим аны җибәргән икәнен аңлатып биргән. Ул Йәһвәнең үз догасына ничек җавап биргәнен дә сөйләгән. Рәбиканың гаиләсе үз кызларын Исхакка хатын итеп бирергә риза булган.

Рәбика Элигызыр белән Кәнганга киткән һәм Исхакка кияүгә чыккан

Ничек уйлыйсың, Рәбиканың Исхакка кияүгә чыгасы килгәнме?~ Рәбика Элигызырны Йәһвә җибәргән икәнен белгән. Рәбикадан ул Элигызыр белән бергә Кәнганга китәргә ризамы дип сораганнар. Ул: «Риза»,— дип җавап биргән һәм шунда ук Элигызыр белән юлга чыккан. Кәнганга килгәч, ул Исхакның хатыны булып киткән.

Рәбика Йәһвә теләгәнне эшләгән, шуңа күрә Аллаһы аны фатихалаган. Ул Гайсәнең борынгы әбиләренең берсе булып киткән! Без дә Рәбика кебек булсак һәм Йәһвәне сөендерсәк, фатихалар алачакбыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ