Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

13 НЧЕ ДӘРЕС

Тимутинең башкаларга булышасы килгән

Тимутинең башкаларга булышасы килгән

Тимути́ яшь егет булган һәм ул башкаларга булышырга яраткан. Башкаларга ярдәм итәр өчен, ул төрле җирләргә сәяхәт иткән. Шуңа күрә аның тормышы бик кызык булган. Тимути тормышы турында тыңлыйсың киләме?~

Тимутинең әбисе һәм әнисе аны Йәһвә турында өйрәткән

Тимути Ли́стра шәһәрендә үскән. Аның әбисе Лаисә́ һәм әнисе Әүникә́ аны балачактан ук Йәһвә турында өйрәткән. Үсә барганда Тимути, башкаларга, алар Йәһвә турында күбрәк белсен өчен, ярдәм итәргә теләгән.

Паул яшь Тимутине үзе белән сәяхәт итәргә һәм башка җирләрдә вәгазьләргә чакыра. Тимути ризалаша. Ул башкаларга булышыр өчен барырга әзер.

Македониядә Тисалуникә́ дип аталган шәһәр бар, һәм Тимути белән Паул шул шәһәргә сәяхәт итә. Анда барып җитәр өчен, аларга җәяү зур араны үтәргә, ә аннары корабль белән барырга кирәк. Шәһәргә килеп җитеп, алар күп кешеләргә Йәһвә турында белергә ярдәм итә. Әмма кайбер кешеләр аларга ачулана һәм зыян китерергә тырыша. Шулай итеп, Паул белән Тимутигә шәһәрдән китәргә һәм башка җирләрдә вәгазьләргә туры килә.

Тимутинең тормышы бәхетле булган

Берничә айдан соң Паул Тимутигә Тисалуникәгә кайтып, кардәшләрнең хәлләрен белешергә куша. Бу куркыныч шәһәргә кайтыр өчен, аңа бик кыю булырга кирәк булган! Әмма Тимути кардәшләре турында кайгыра, шуңа күрә анда бара. Ул Паулга яхшы хәбәр белән кайта: Тисалуникәдәге кардәшләр белән барысы да әйбәт!

Тимути Паул белән күп еллар хезмәттәшлек иткән. Бер тапкыр Паул Тимути турында мондый сүзләр язган: «Сезнең хакта, аның кебек, ихлас күңелдән кайгыртачак башка беркемем дә юк». Тимути Йәһвәне һәм кешеләрне яраткан.

Син кешеләрне яратасыңмы һәм башкаларга алар Йәһвә турында күбрәк белсен өчен булышырга телисеңме?~ Алайса, синең тормышың, Тимутинең кебек, бик бәхетле һәм кызык булачак!