ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Ул «Йәһвә алдында үсә барды»
1, 2. Ишмуил Исраил халкына нинди шартларда мөрәҗәгать итә, һәм ни өчен халык тәүбә итәргә тиеш?
ИСРАИЛ халкы Гилгәл шәһәрендә җыелган. Ишмуил кешеләрнең йөзләренә игътибар белән карап тора. Ул үзе аларга монда җыелырга кушкан иде. Бу тугры кеше инде дистәләгән еллар пәйгамбәр булып хезмәт итә һәм халыкны хөкем итә. Урамда, бүгенге календарь буенча, май я июнь айлары. Бу җирдә хәзер корылык хөкем сөрә. Алтын игеннәр өлгергән, һәм уңыш җыю вакыты җиткән. Халык дәшмичә тора. Аларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен, Ишмуилга нинди сүзләр әйтергә?
2 Халык үзенең никадәр авыр хәлдә булуын аңлап җиткерми. Алар, үзләре белән идарә итсен өчен, кеше арасыннан патша сорый. Шулай итеп алар үз Аллаһыларын — Йәһвәне һәм аның пәйгамбәрен һич тә хөрмәт итмәгәннәрен күрсәтә. Әмма халык моны аңламый. Алар бит үзләренә патша сорап, асылда, Йәһвәне — үз Патшаларын кире кага! Ишмуилга, алар тәүбә итсен өчен, нәрсә эшләргә?
Тирә-яктагы бозыклыкка карамастан, яшь Ишмуил Йәһвәгә иман итеп яшәгән. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәнәбез
3, 4. а) Ни өчен Ишмуил үзенең яшь чагы турында әйтә? ә) Ни өчен Ишмуил күрсәткән иман үрнәге безгә файда китерә ала?
3 Ишмуил сөйли башлый. «Мин инде картайдым, чәчемә чал керде»,— дип әйтә ул халыкка. Чал чәчле кешенең сүзләре аеруча игътибарга лаек булып яңгырый. Шуннан соң ул: «Мин сезнең белән яшь чагымнан алып бүгенгә кадәр җитәкчелек иттем»,— ди (1 Иш. 11:14, 15; 12:2). Олы яшькә җиткән булса да, Ишмуил үз яшьлек елларын онытмаган. Шул көннәрне ул бик яхшы хәтерли. Яшьлегендә кабул ителгән карарлар аңа үзенең Аллаһысы Йәһвәгә тугры һәм җан-тән белән бирелеп хезмәт итәргә булыша.
Лүк 18:8 укы.) Ишмуилдан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Әйдә, башта аның балачагына игътибар итик.
4 Ишмуил имансыз һәм тугры булмаган халык арасында яшәсә дә, үз иманын үстереп һәм ныгытып тора. Бүген дә имансыз һәм бозык дөньяда яшәгәнгә, нык иманлы булып калу авыр. («Малай гына булса да... Йәһвәгә хезмәт итә»
5, 6. Ишмуилның балачагы нәрсә белән аерылып торган, һәм ни өчен аның әти-әнисе уллары турында кайгыртып торачаклар икәнен белгән?
5 Ишмуилның балачагы башка балаларның балачагыннан аерылып торган. Имидән аерылгач, күрәсең, аңа өч яшьләр тирәсе булганда, ул Шилодагы Йәһвәнең изге чатырында хезмәт итә башлый. Бу шәһәр аның туган шәһәре Рамадан якынча 30 километр ераклыкта урнашкан. Әти-әнисе, Илкана белән Һанна, аны Йәһвәгә багышлый, һәм ул гомер буе нәзир * булып хезмәт итә. Аны андый хезмәткә багышлау әти-әнисе аны яратмаган һәм ташлап киткән дигәнне аңлатамы?
6 Һич тә юк! Илкана белән Һанна аларның уллары турында Шилода кайгыртып торачаклар икәнен белгән. Ишмуил баш рухани Илий белән бергә хезмәт иткән, шуңа күрә Илий Ишмуил турында кайгыртсыннар өчен, һичшиксез, көч куеп торган. Чатырдагы кайбер эшләрне башкарган хатыннар да, күрәсең, Ишмуил турында кайгыртып торган (Чыг. 38:8; Хак. 11:34—40).
7, 8. а) Ишмуилның әти-әнисе үз улларын ярату белән рухландырып торыр өчен ел саен нәрсә эшләгән? ә) Бүгенге әти-әниләр Ишмуилның әти-әнисеннән нәрсәгә өйрәнә ала?
7 Һанна Аллаһыдан угыл сораганда, аны Аллаһыга, гомере буе аңа хезмәт итсен өчен, багышларга вәгъдә биргән булган. Һанна белән Илкана үзләренең догаларына җавап булып туган шул беренче сөекле улларын беркайчан да онытмаган. Һәр ел Һанна, Ишмуил янына килгәндә, аңа, чатырда хезмәт иткәндә кисен өчен, җиңсез яңа күлмәк алып килә торган булган. Әлбәттә, бу кечкенә малай андый очрашуларны бик кадерләгән. Әти-әнисе аны Йәһвәгә шушы изге урында хезмәт итү зур хөрмәт дип өйрәткән, һәм ул, һичшиксез, аларның ярату белән әйтелгән рухландыручы сүзләрен һәм җитәкчелеген шатлык белән кабул иткән.
8 Бүгенге әти-әниләр Һанна белән Илкана мисалыннан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Гадәттә, әти-әниләр үз баласының физик ихтыяҗлары турында кайгырта, ә аның рухи ихтыяҗларын исәпкә алмый. Ләкин Ишмуилның әти-әнисе рухи эшләрне беренче урынга куеп яшәгән һәм шулай итеп үз улларының рухи кеше булып үсүенә зур өлеш керткән. (Гыйбрәтле сүзләр 22:6 укы.)
9, 10. а) Чатырны һәм яшь Ишмуилның шул изге урынга карата хисләрен сурәтләп бир. (Искәрмәне дә кара.) ә) Ишмуил чатырда, күрәсең, нинди эшләр башкарган, һәм, синеңчә, яшьләр өчен нинди үрнәк калдырган?
* Муса кушуы буенча, якынча 400 ел элек төзелгән бу чатыр җир йөзендә Йәһвәгә гыйбадәт кылуның бердәнбер үзәге булып калган.
9 Күз алдыңа китер: Ишмуил үсә бара һәм Шило тирәсендәге таулар буйлап йөреп, тирә-яктагы җирләр белән таныша. Шәһәргә һәм шәһәрдән читтәрәк бер якта урнашкан үзәнлеккә карап торганда, ул сокланып куя. Ә Йәһвәнең чатырына күзе төшкәндә, күңеле шатлык һәм горурлык белән тула. Бу чатыр чыннан да изге урын булган.10 Яшь Ишмуилның чатырны яратуы көннән-көн көчәя бара. Аның үзе соңрак язган китабында без мондый сүзләр укыйбыз: «Ишмуил исә, малай гына булса да, җитен ефод киеп, Йәһвәгә хезмәт итә иде» (1 Иш. 2:18). Ишмуилның бу гади җиңсез киемнәр киеп йөрүе, күрәсең, чатырдагы руханиларга булышканын күрсәтә. Ул үзе руханилар нәселеннән булмаса да, иртән иртүк чатыр ишегалдының ишеген ачып һәм олы яшьтәге Илийгә булышып, шул изге урында хезмәт иткән. Аңа шул хөрмәтле вазифаларны үтәргә ошаса да, вакыт узу белән аның саф күңеле борчыла башлаган. Йәһвә йортында нәрсәдер дөрес булмаган.
Бозык эшләргә карамастан саф кала
11, 12. а) Хөфни белән Пинхәснең авыр гөнаһларының сәбәбе нәрсәдә булган? ә) Хөфни белән Пинхәс чатырда нинди әшәкелек һәм бозыклык кылган? (Искәрмәне дә кара.)
11 Бала чагында Ишмуил тирә-яктагы әшәкелекне һәм бозыклыкны күреп торган. Илийнең ике улы Хөфни белән Пинхәс турында Ишмуил китабында болай дип әйтелә: «Илийнең уллары исә явыз кеше иделәр. Алар Йәһвәне санга сукмадылар» (1 Иш. 2:12). Монда бер-берсе белән бәйле ике фикер бар. Хөфни һәм Пинхәс «явыз кеше», ягъни сүзгә-сүз «яраксызлык угыллары» булган, чөнки алар Йәһвәне бер дә хөрмәт итмәгәннәр. Алар аның гадел нормаларын һәм таләпләрен гел дә санга сукмаган. Моның аркасында алар төрле гөнаһлар кылып торган.
12 Аллаһы Канунында руханиларның вазифалары турында һәм чатырда корбаннар китерү тәртибе турында ачык күрсәтмәләр *
бирелгән булган. Моның өчен җитди сәбәпләр булган! Андый корбаннар Аллаһы гөнаһларны кичерсен өчен китерелгән, һәм шулай итеп халык Аллаһы алдында саф дип санала алган, аның фатихалары белән җитәкчелегенә лаек булган. Әмма Хөфни белән Пинхәскә карап, башка руханилар да корбаннарны хөрмәт итми башлаган.13, 14. а) Чатырдагы бозыклыкны күреп, эчкерсез кешеләр нәрсә хис иткәндер? ә) Илий, баш рухани буларак та, ата буларак та, нинди бурычларын үтәмәгән?
13 Бу кешеләрнең андый авыр гөнаһ кылып та җәзасыз калуларын күреп, яшь Ишмуил шаккаткандыр. Чатыр янына күп кенә кешеләр, шул исәптән ярлы, басынкы, изелгән кешеләр килгән. Алар монда рухи яктан юаныч һәм көч алыр өчен килгән, ә ахыр чиктә өметләре өзелеп, рәнҗеп һәм хурланып кайтып киткәннәр. Ишмуил моның барысын күреп торган. Хөфни белән Пинхәс, җитмәсә, Йәһвәнең әхлакка кагылышлы әмерен бозып, чатыр янында хезмәт итүче хатыннар белән якынлык кылганнар. Моның турында белгәч, Ишмуилның хисләрен күз алдыңа китерә аласыңмы? (1 Иш. 2:22) Ул, бәлки, Илий берәр нәрсә эшләр дип өметләнгәндер.
Илий улларының бозык эшләрен күреп, Ишмуил бик нык кайгыргандыр
14 Илийнең бу аяныч хәлне үзгәртер өчен бар мөмкинлекләре булган. Баш рухани буларак, ул чатырдагы бар эшләр өчен җаваплы булган. Ә әти буларак, ул үз улларын төзәтергә тиеш булган. Алар бит үзләренә генә түгел, ә илдә яшәгән күп санлы башка кешеләргә дә зыян китергән. Ләкин Илий, баш рухани буларак та, ата буларак та, үз бурычын үтәмәгән. Ул үз улларын нибары йомшак кына, җиңелчә шелтәләгән. (1 Ишмуил 2:23—25 укы.) Әмма аның улларына күпкә катырак җәза кирәк булган. Андый гөнаһлар кылган кеше үлемгә лаек булган!
15. Йәһвә Илийгә нинди каты хөкем карарын җиткергән, һәм бу хәбәр аның гаиләсенә ничек тәэсир иткән?
15 Хәл шулкадәр начарланган ки, Йәһвә, Илийгә каты хөкем карарын җиткерер өчен, бер кешене — исеме билгеле булмаган пәйгамбәрне җибәргән. «Син үз улларыңны миңа караганда күбрәк хөрмәт итәсең»,— дип әйткән Йәһвә Илийгә. Аллаһы шулай ук аның явыз ике улы да бер үк көнне һәлак булачак, Илийнең гаиләсе зур бәлаләргә дучар булачак, һәм нәселеннән беркем дә рухани булып инде хезмәт итмәячәк дип әйткән. Бу каты җәза турындагы хәбәр аның гаиләсендәгеләренең йөрәкләренә тәэсир иткәнме? Изге Язмалардан күренгәнчә, Илий дә, уллары да кирәкле үзгәрешләр ясамаган (1 Иш. 2:27—3:1).
16. а) Яшь Ишмуилның рухи яктан алга китеше турында нәрсә әйтелгән? ә) Ни өчен аның турындагы хәбәр рухландырып җибәрә?
1 Ишмуил 2:18 дә әйтелгәнчә, Ишмуил «малай гына булса да» Йәһвәгә тугры «хезмәт итә иде». Ул бик яшь булса да, тормышы Аллаһыга хезмәт итүгә тулысынча багышланган булган. Шул ук бүлекнең 21 нче шигырендә без мондый җылы сүзләр укыйбыз: «Яшь Ишмуил Йәһвә алдында үсә барды». Үскән саен аның күктәге Атасы белән дуслыгы ныгый гына барган. Йәһвә белән андый якын мөнәсәбәтләр бозыклыкның һәркайсы төреннән иң ышанычлы яклау булып тора.
16 Андый бозыклык яшь Ишмуилга йогынты ясаганмы? Бу күңелсез хәбәрне укыганда, Ишмуилның үсүе һәм рухи яктан алга китеше турындагы сүзләр караңгыда яктылык нурлары балкыган кебек була. Хәтерлисеңдер,17, 18. а) Яшь мәсихчеләр бозыклык белән очрашканда, Ишмуилдан кайсы яклардан үрнәк ала ала? ә) Ишмуилның дөрес юл сайлаганы нәрсәдән күренә?
17 Ишмуил җиңел генә мондый нәтиҗә ясый алыр иде: «Әгәр дә баш рухани белән аның уллары гөнаһ кылып тора икән, димәк, мин дә нәрсә теләсәм, шуны эшли алам». Әмма башка кешеләр, шул исәптән җаваплы вазифалар үтәгән кешеләр, бозык эшләр кылса да, бу беркайчан да гөнаһны акламый. Бүген күп кенә яшь мәсихчеләр Ишмуилдан үрнәк алып яши һәм, хәтта тирә-яктагы кайбер кешеләр үрнәк алырлык булмаса да, «Йәһвә алдында үсә».
18 Йәһвәгә буйсынып яшәргә карар итүе Ишмуилга нинди файда китергән? «Ул арада яшь Ишмуил үсә һәм Йәһвә алдында да, кешеләр алдында да илтифат казана барды»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Иш. 2:26). Кешеләр, ким дигәндә Ишмуил үзе хөрмәт иткән кешеләр, аны яраткан. Йәһвә үзе бу малайны тугры тормыш алып барганы өчен кадерләгән. Ишмуил бер дә шикләнмәгән: Аллаһы Шилодагы бар бозыклыкка чик куячак. Ләкин бу кайчан булыр? Бер төнне ул бу сорауга җавап алган.
«Әйт, Ходаем, хезмәтчең сине тыңлый»
19, 20. а) Бер төнне Ишмуил белән чатырда булган хәлне сурәтләп бир. ә) Ишмуил үзенә кем дәшкәнен ничек белгән һәм Илий белән үзен ничек тоткан?
19 Таң әле атмаган, шуңа күрә тышта караңгы, зур яктырткычның уты гына җемелдәп тора. Иртәнге тынлыкта кемдер Ишмуилны исеме белән чакыра. Ишмуил моны ишеткәч, Илий чакыра дип уйлый. Илий ул вакытта инде карт һәм күзләре дә бик начар күрә торган була. Ишмуил тора да Илий янына йөгереп китә. Илий нәрсә әйтер дип яланаяк йөгереп баручы Ишмуилны күз алдыңа китер. Әйе, Ишмуил Илийне хөрмәт итә һәм аңа игелек эшләп тора. Илийнең бөтен гөнаһларына карамастан, ул Йәһвәнең баш рухание булып кала (1 Иш. 3:2—5).
20 Ишмуил Илийне уята да: «Хуҗам, син мине чакырдыңмы?» — дип сорый. Ләкин Илий чакырмадым дип җавап бирә һәм кире ятарга куша. Шулай тагын ике тапкыр кабатлана. Ахыр чиктә, Илий нәрсә булганын аңлый. Ул вакытта Йәһвә халыкка бик сирәк кенә күренешләр һәм хәбәрләр бирә торган була, һәм моңа шаккатасы да юк. Шулай да Илий Ишмуилны Йәһвә чакыра икәнен аңлый. Йәһвә бу бәләкәй малайга дәшә! Илий Ишмуилга кире ятарга куша һәм ничек җавап бирергә икәнен аңлата. Ишмуил аның сүзен тыңлап эш итә. Тиздән ул: «Ишмуил, Ишмуил!» — дип дәшкән тавыш ишетә. «Әйт, Ходаем, хезмәтчең сине тыңлый»,— дип җавап бирә Ишмуил (1 Иш. 3:1, 5—10).
21. Бүген Йәһвә тавышы кайдан яңгырый, һәм ни өчен аның тавышын тыңлау мөһим?
21 Ниһаять, Йәһвәнең Шилода тыңлаучан хезмәтчесе бар. Ишмуил гомер буе Йәһвәгә тыңлаучан булган. Ә син? Әлбәттә, без төнлә берәр тавыш безгә дәшәр дип көтмибез. Шулай да бүген без Аллаһы тавышын һәрвакыт ишетә алабыз дип әйтеп була. Аның тавышы Изге Язмалардан — аның Сүзеннән яңгырый. Аллаһыны күбрәк тыңлаган саен һәм аның сүзләре буенча күбрәк эш иткән саен, иманыбыз үсә бара. Ишмуил белән нәкъ шулай булган да.
22, 23. а) Ишмуил Илийгә башта әйтергә куркып торган сүзләр ничек үтәлгән? ә) Ишмуил кем булып таныла барган?
22 Шилодагы шул төн Ишмуил тормышын кискен үзгәртеп куя, чөнки шул вакыттан башлап ул Аллаһының пәйгамбәре һәм вәкиле булып китә. Шулай итеп ул Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләргә ия була. Башта Ишмуил, куркып, Йәһвәнең хәбәрен Илийгә әйтмичә тора. Ни өчен? Чөнки аңа Илийгә гаиләсе турындагы пәйгамбәрлек тиздән үтәләчәк дип әйтергә кирәк. Шулай да Ишмуил батырланып Илийгә Аллаһы чыгарган хөкемне җиткерә. Илий бу хәбәрне басынкылык күрсәтеп кабул итә. Күп тә үтми, Йәһвәнең әйткән бар сүзләре үтәлә: Исраил халкы филистилеләр белән сугышка китә, һәм 1 Иш. 3:10—18; 4:1—18).
Хөфни белән Пинхәс бер үк көнне һәлак була, ә Илий Йәһвәнең изге сандыгының дошман кулына эләккәне турында хәбәрне ишеткәч үлә (23 Ишмуил исә тугры пәйгамбәр булып таныла бара. Изге Язмаларда «Йәһвә аның белән булды» дип әйтелә һәм Ишмуил аша әйтелгән һәр пәйгамбәрлек Йәһвә ярдәмендә үтәлгән дип өстәлә. (1 Ишмуил 3:19 укы.)
«Ишмуил Йәһвәгә ялварды»
24. Вакыт узу белән исраиллеләр нәрсә сораганнар, һәм ни өчен бу авыр гөнаһ булган?
24 Ләкин исраиллеләр Ишмуилдан үрнәк алып эш иткәнме һәм рухи, тугры халык булып киткәнме? Юк. Вакыт узу белән аларның башка халыклар кебек буласы килгән, һәм алар үз өсләреннән идарә итсен өчен кеше арасыннан патша сораганнар. Аларның гади пәйгамбәр тарафыннан хөкем ителәсе килмәгән. Ишмуил, Йәһвә кушуынча, аларның үтенечен үтәгән. Әмма ул исраиллеләргә гөнаһлары никадәр авыр икәнен күрсәтергә тиеш булган. Алар бит гади кешене түгел, ә Йәһвәнең үзен кире каккан булганнар! Шуңа күрә ул халыкны Гилгәл шәһәрендә җыйган.
25, 26. Гилгәлдә олы яшьтәге Ишмуил халыкка авыр гөнаһ кылганын аңларга ничек булышкан?
25 Кабат бүлек башында әйтелгән вакыйгага кайтыйк. Ишмуил Гилгәлдә фетнә күтәргән Исраилгә сөйләп тора. Олы яшькә җиткән бу пәйгамбәр үзенең тугры хезмәтен аларның исләренә төшерә. Шуннан соң «Ишмуил Йәһвәгә ялварды». Ул Йәһвәдән күк күкрәп яңгыр явуын сорый (1 Иш. 12:17, 18).
26 Корылык вакытында күк күкрәп яңгыр явармы? Андый хәлнең әле булганы булмаган! Анда берәрсе көлеп куйган булса я яңгырның булуына ышанып бетмәсә, аның шикләре тиздән таралган, чөнки кинәт күкне кап-кара болытлар каплап ала. Игеннәрне җиргә кадәр егып җил исеп куя, җирне дөбердәтеп күк күкри, һәм коеп яңгыр ява башлый. Шунда халык белән нәрсә була? «Бөтен халыкны Йәһвә һәм Ишмуил аркасында көчле курку биләп алды». Ниһаять, халык никадәр авыр гөнаһ кылганын аңлый (1 Иш. 12:18, 19).
27. Ишмуил иманын үрнәк итеп тотучыларга Йәһвә ничек карый?
27 Халыкның фетнәчел йөрәгенә Ишмуил түгел, ә Аллаһы — Йәһвә тәэсир иткән. Ишмуил балачагыннан алып картайганчы Аллаһыга иман итеп яшәгән. Һәм Йәһвә аны бүләкләгән. Бүген дә Йәһвә шул ук, ул үзгәрмәгән. Ишмуил иманын үрнәк итеп тотучыларга ул әле дә ярдәм итеп тора.
^ 5 абз. Нәзир — нәзер биргән, шул исәптән исерткеч эчемлекләр эчүдән һәм чәч кыркудан тыелырга ант биргән кеше. Күпләр билгеле бер вакытка гына нәзер биргәннәр, әмма кайберәүләр, мәсәлән, Шимшон, Ишмуил һәм Чумдыручы Яхъя гомер буе нәзирләр булган.
^ 9 абз. Бу изге урын турыпочмаклы корылма, ягъни агач каркаслы чатыр итеп ясалган булган. Аны иң яхшы материаллардан — тюлень тиреләре, матур итеп чигелгән тукымалар һәм кыйммәтле агач төрләреннән корганнар. Агачның үзен алтын һәм көмеш белән каплаганнар. Чатырның тирә-ягында турыпочмаклы ишегалды булган. Анда зур гына мәзбәх урнашкан. Соңрак чатыр янында руханилар өчен бүлмәләр корганнар. Күрәсең, Ишмуил шул бүлмәләрнең берсендә яшәгән.
^ 12 абз. Изге Язмаларның бу өзегендә хөрмәтсезлекнең ике мисалы китерелә. Беренчедән, Канунда руханилар корбанның нинди өлешләрен ашарга тиеш икәне ачык әйтелгән булган (Кан. 18:3). Ләкин чатырда бозык руханилар бөтенләй башка тәртип урнаштырган. Алар үз ярдәмчеләренә ит пешкән казанга зур чәнечке тыгып, нинди ит кисәге эләксә, шуны чыгарып алырга кушкан! Икенчедән, бу явыз руханилар, кеше мәзбәхтә яндырыр өчен корбан алып килгәндә, үз ярдәмчеләрен чи ит кисәге алырга җибәргән, һәм тегеләре шул кешене куркытып, корбан мае Йәһвә өчен яндырылганчы ит алганнар (Лев. 3:3—5; 1 Иш. 2:13—17).