ГРУЗИЯ | 1991—1997 еллар
«Үстерүен Аллаһы үстереп торды» (1 Көр. 3:6)
СОВЕТЛАР СОЮЗЫ таркалгач, 1991 елда, Грузия мөстәкыйль ил булып киткән. Сәяси үзгәрешләр һәм җәмгыятьтәге тынычсызлык аркасында, тормыш шартлары кискен үзгәреп куйган. Ул елларда район күзәтчесе булып хезмәт иткән Генади Гудадзе кешеләрнең, икмәк сатып алыр өчен, көне буе чиратта басып торганнарын исенә төшерә.
Чиратта басып торган кешеләргә шаһитлек бирү ул вакытта гадәти хәл булган. «Шул авыр заманда,— дип сөйли Генади,— бар кеше диярлек хакыйкатьне теләп тыңлады. Безгә Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән йөзләгән кешенең адресларын бирә иделәр».
Һәр очрашу ахырында җаваплы кардәшләр үзләре янына килеп китәргә сораган кешеләрнең исемнәрен һәм адресларын укыган, ә вәгазьчеләр, шул адресларны алып, бу кешеләр янына килеп киткән.
Тбилисида өлкән булып хезмәт иткән Сабашвили бер ирле-хатынлыны исенә төшерә. «Вәгазьчеләр бөтен адресларны алган иде,— дип әйтә ул.— Әмма беркем дә шул пар янына килеп китәргә теләмәде. Алар бик ерак яши иде, һәм күпләрнең болай да берничә Изге Язмалар өйрәнүе бар иде».
Берничә айдан соң шул ук пар кабат үзләренә килеп китүләре турында үтенгән. Аннары алар өченче тапкыр язган, әмма бу юлы инде: «Кеше канында гаепле булмагыз»,— дип үтенгән (Рәс. 20:26, 27). «Яңа ел бәйрәме вакыты иде,— дип исенә төшерә Левани.— Андый вакытта без кешеләр янына килмәскә тырыша идек. Әмма бу юлы бүтән сузарга ярамый икәнен аңладык».
Бер салкын иртә белән бу пар янына Левани һәм тагын бер абый-кардәш килгән. Рухи яктан сусаган шул ирле-хатынлы — Григалашвили Роини белән Нана — үз күзләренә ышана алмаган. Алар шунда ук Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Хәзер Роини һәм Нана үз балалары белән бергә пионерлар булып хезмәт итә.
Кызыксынучыларга кадәр барып җитәр өчен куелган тырышлыклар
Хакыйкатьне кабул иткән кешеләр рәхмәт йөзеннән үз вакытларын, көчләрен һәм материаль нәрсәләрен, башкалар белән яхшы хәбәрне уртаклашыр өчен, юмарт кулланганнар. Гаиләдә җаваплылык күп булуына карамастан, Копалиани Бадри белән Марина, эчкерсез кешеләргә булышыр өчен, үз көчләрен аямыйча, ерак авылларга йөргән.
Ял көннәрендә Бадри һәм Марина үзләренең яшүсмер уллары Гоча һәм Левани белән Душети регионына — Тбилисиның төньягындагы мап-матур таулы җирләренә йөргән. Кайвакыт аларга, ерак авылларга кадәр барып җитәр өчен, борылмалы юллар буйлап 150 километр ара үтәргә кирәк булган.
Беркөн бер хатын-кыз Бадри белән аның хатынын үзенең эш урынына чакырган. Бадри болай дип сөйли: «Бер зур бүлмәгә кергәч, ни күрик, безне анда якынча 50 кеше көтеп тора! Башта мин аптырашка калдым, әмма, Йәһвәгә дога кылгач, алар белән Маттай китабының 24 нче бүлегендә әйтелгән соңгы көннәр билгесе турында фикер алыштык. Бер кеше, гаҗәпләнеп: „Ни өчен руханиларыбыз безгә моның турында сөйләми?“ — дип сорады».
Искә алу кичәсе кеше игътибарын җәлеп итә
Гайсә үлемен искә алу кичәсе ярдәмендә күп кенә эчкерсез грузиннар хакыйкать белән таныша алган. Мәсәлән, 1990 елда Тбилисида Иа Бадридзе апа-кардәшнең йортында үткән Кичә күп кенә кешеләрдә кызыксыну уяткан.
Бадридзе апа-кардәш Кичәне үзенең кечкенә фатирында үткәрергә тәкъдим иткән. Үз балаларының ярдәме белән ул, күбрәк урын булсын дип, бер бүлмәне бушаткан. Әмма ул киләчәк кешеләр өчен урындыкларны кайдан алыр? Грузиядә зур утырышлар өчен урындыклар белән өстәлләрне арендага алу — гадәти хәл. Бадридзе апа-кардәш урындыкларны гына арендага алган, шуңа күрә склад хуҗасы аңардан: «Сезгә өстәлләр кирәк түгелмени? Кунакларыгыз ничек ашар соң?» — дип сораган.
Гаҗәеп, Бадридзе апа-кардәшнең фатирына Кичәгә 200 кеше килгән һәм барысы да сыйган! Ә ул бит 13 нче катта яшәгән! Күршеләрнең Йәһвә Шаһитләре турында күп сораулар биргәннәренә гаҗәпләнәсе юк.
Истәлекле Кичә
1992 елда, Кичәне үткәрер өчен, Грузиянең төрле төбәкләрендә арендага зур залларны алганнар. Гори шәһәрендә яшәгән Давит Самхарадзе күчеп йөрүче
күзәтченең булачак Кичә белән кызыксынганын искә төшерә.Кардәшләрнең Кичәне йортта үткәрергә җыенганнарын белгәч, район күзәтчесе: «Сезнең шәһәрегездә берәр зур зал юкмыни? — дип сораган.— Бәлки, аны арендага алып булыр?» Бу зал 1 000 нән артык кеше сыярлык булганга, җирле вәгазьчеләр — ә аларның саны 100 дән чак кына күбрәк булган — шулкадәр зур залны арендага алуның мәгънәсен күрмәгән.
Шунда район күзәтчесе мондый тәкъдим ясаган: «Һәрбер вәгазьче унар кешене чакырса, зал тулы булачак». Башта аның сүзләре әкият кебек яңгыраган, әмма вәгазьчеләр, күп тырышлыклар куеп, бу киңәш буенча эш иткән. Ни гаҗәп, Кичәгә 1 036 кеше килгән! *
Ашкынучан пионерлар яңа җирләргә кадәр барып җитә
1992 елда Йәһвә халкы Грузиянең кайбер регионнарында яхшы хәбәрне әле вәгазьләмәгән булган. Илне җитди икътисади авырлыклар баскан шул вакытта кардәшләр бу җирләргә ничек ирешә алган?
Тамази Библаия ул вакытта көнбатыш Грузиядә яшәгән. Ул болай дип сөйли: «Күчеп йөрүче күзәтче, кайберәүләребез белән очрашып, нәрсә эшләп була икәнлеге турында фикер алышты. Без махсус пионерларның хезмәте ничек оештырылырга тиешлеге турында бик аз белә идек. Әмма яхшы хәбәрнең ашыгыч рәвештә вәгазьләнергә тиешлеген без төгәл белә идек» (2 Тим. 4:2). Ахыр чиктә, кардәшләр, 16 пионерны сайлап, аларны илнең төрле төбәкләренә билгеләгән. (Картаны кара.)
Шул җирләргә биш айга билгеләнгән пионерларны дәртләндереп җибәрер өчен, 1992 елның маенда Тбилисида өч сәгатьлек очрашу үткәрелгән булган. Өлкәннәр, ай саен бу пионерлар янына килеп, аларны рухи яктан ныгыткан һәм, кирәк булганда, материаль яктан булышкан.
Пионер булып хезмәт иткән Адуашвили Мания һәм Жвания Нази исемле ике апа-кардәш Озургети шәһәренә билгеләнгән булган. Манияга ул вакытта 60 яшь булган. Ул болай дип сөйли: «Без Озургети янында бер кызыксынган хатын-кызның яшәгәнен белә идек. Озургетига килгәч, без аның белән очрашырга сөйләштек. Аның өенә килгәч, ул безне тагын якынча 30 кеше белән көтә иде. Ул аларны үзе чакырган булган. Шул көнне без берничә Изге Язмалар өйрәнүен башладык».
Киләсе айлар бик уңышлы булган. Нибары биш ай эчендә 12 кеше суга чумдырылырга әзер булган.
Фидакарьлек рухы җимешләр китерә
Павлэ Абдушелишвили һәм Паата Морбедадзе исемле ике пионер абый-кардәшне Цагерига җибәргәннәр. Бу шәһәр урнашкан региондагы кешеләр борынгы гореф-гадәтләрне һәм христиан дине тәгълиматларын нык тота.
Салкын кыш якынлашкан. Бу пионерларның биш айлык хезмәте тәмамлана барган, һәм Паатаны бүтән җиргә тәрҗемә эше белән шөгыльләнергә чакырганнар. Павлэ исә сайлау алдында торган. Ул болай ди: «Мин Цагерида кышка калу авыр булачагын аңлый идем. Әмма, өйрәнүчеләребез ярдәмгә мохтаҗ булганга, мин калырга булдым».
«Мин бер гаиләдә яшәдем,— дип исенә төшерә Павлэ.— Күпчелек вакытны мин вәгазьдә үткәрә идем. Кичләрен мин кайта идем дә өйнең беренче катында мич тирәли утырышкан шул гаиләгә кушыла идем. Ә үз бүлмәмә барырга вакыт җиткәндә, мин җылы шапкамны кия идем дә, калын юрган астына ятып, йоклап китә идем».
Яз көнне өлкәннәр Павлэ янына килгәч, анда 11 кеше суга чумдырылмаган вәгазьче булып киткән. Тиздән аларның һәммәсе дә суга чумдырылу үткән.
^ 20 абз. 1992 елда Грузиядә 1 869 ашкынучан вәгазьче хезмәт иткән, ә Кичәгә 10 332 кеше килгән.