Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 нче җыр

Аллаһы каршында яхшы исем

Аллаһы каршында яхшы исем

(Вәгазьче 7:1)

1. Алла каршында яхшы исем өчен,

Һәр көнебезне, әйдәгез, кулланыйк.

Һәм дөрес булганны эшләргә тырышып,

Аның йөрәген сөендерик.

2. Бу дөньяда дан, хуплау алу өчен,

Танылу өчен тырышып көч куйсак, —

Барысы буш нәрсә. Дөньяга дус булсак,

Алла каршында булмабыз хак.

3. Исемебезне Алла хәтерендә

Мәңгегә язып куйсын дип телибез.

Алла белән яшәп, хакыйкатьне яклап,

Яхшы исемне нык саклыйбыз.