35 нче җыр
Без Аллаһының сабырлыгы өчен рәхмәтле
1. Аллаһы чиксез куәтендә,
Ул дөреслекне ярата.
Явызлык таралган җирдә —
Йәһвә йөрәген әрнетә.
Уйласалар да: «Озаклый»,— дип,
Без рәхмәтле сабырлыгыңа.
Юк итү вакыты якын,
Якларсың, ышанабыз сиңа.
2. Синең карашыңнан бер мең ел
Бер көн кебек ул күренә.
Синең бөек көнең якын,
Ул тоткарланмыйча килә.
Явызларга ачуланса да,
Тәүбә итсәләр, шатлана.
Өмет белән без карыйбыз,
Рәхмәт әйтеп сине данлыйбыз.
(Лүк 15:7; 2 Пет. 3:8, 9 ны да кара.)