Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 нче җыр

Без — Йәһвә Шаһитләре!

Без — Йәһвә Шаһитләре!

(Ишагыйя 43:10 —12)

1. Кешеләр илаһ ясый:

Хак Аллаһыны белми.

Кодрәтен чын Алла

Һәрчак күрсәтә.

Белә алмый илаһлар

Ни булыр киләчәктә.

Илаһи булуларын алар

Дәлилли алмыйлар һич тә.

(КУШЫМТА)

Йәһвә Шаһитләре без.

Без сөйлибез куркусыз.

Пәйгамбәрлек әйтә Аллабыз,

Чынга ашыр — күрербез.

2. Исемен белсеннәр дип

Без шаһитлек бирәбез.

Патшалык турында

Игълан итәбез.

Аллаһы хакыйкатен

Башкалар күрә ала.

Дан җырлап күпләр кушылалар.

Тавышлар көчәя бара.

(КУШЫМТА)

Йәһвә Шаһитләре без.

Без сөйлибез куркусыз.

Пәйгамбәрлек әйтә Аллабыз,

Чынга ашыр — күрербез.

3. Алла исемен данлау

Хурлык, тапны юк итә.

Явыз кешеләрне

Йәһвә кисәтә.

Тәүбә итеп үкенсә,

Алла аны кичерә.

Шаһитлек итү безгә бирә

Яшәү шатлыгы мәңгегә.

(КУШЫМТА)

Йәһвә Шаһитләре без.

Без сөйлибез куркусыз.

Пәйгамбәрлек әйтә Аллабыз,

Чынга ашыр — күрербез.

(Ишаг. 37:19; 55:11; Йәз. 3:19 ны да кара.)