Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

46 нчы җыр

Йәһвә — безнең Патшабыз!

Йәһвә — безнең Патшабыз!

(Мәдхия 96:1)

1. Мактагыз шатланып Йәһвәне,

Чөнки тәкъвалыгын күкләр вәгазьли.

Әйдәгез, Аллага шатлыклы җыр җырлыйк,

Аның бөек эшләрен данлыйк.

(КУШЫМТА)

Күкләр куансыннар, җирдә шатлансыннар,

Чөнки Йәһвә булды Патшабыз!

Күкләр куансыннар, җирдә шатлансыннар.

Йәһвә Алла безнең Патшабыз!

2. Яңгырый даны халыкларга,

Һәр көн сөйләп бөек эше турында.

Бар мактауга лаек, чөнки Йәһвә — Патша,

Сәҗдә кылыйк Аның алдында.

(КУШЫМТА)

Күкләр куансыннар, җирдә шатлансыннар,

Чөнки Йәһвә булды Патшабыз!

Күкләр куансыннар, җирдә шатлансыннар.

Йәһвә Алла безнең Патшабыз!

3. Йәһвә гадел идарә итә,

Тәхеткә майланган Улын утырткан.

Хурлыкка калсыннар, бар ялган илаһлар,

Аллаһыга гына булсын дан.

(КУШЫМТА)

Күкләр куансыннар, җирдә шатлансыннар,

Чөнки Йәһвә булды Патшабыз!

Күкләр куансыннар, җирдә шатлансыннар.

Йәһвә Алла безнең Патшабыз!