17 нче җыр
Шаһитләр, алга!
1. Бу соңгы көннәрдә тәвәккәл булыйк,
Яхшы хәбәрне якларга әзер торыйк.
Шайтан, явыздан курыкмыйбыз,
Аллаһы көче белән нык торабыз.
(КУШЫМТА)
Алга, батыр йөрәкләр, алга шаһитләр!
Барыгыз еракларга, хәбәр итегез!
«Оҗмах якын»,— дип бар җирләргә әйтегез,
Аллаһы эше бу, шатланыгыз.
2. Шаһитләр җиңел тормыш эзләмиләр,
Дөнья белән дус булырга теләмиләр.
Үз сафлыгыбызны һәрвакыт
Тапсыз сакларга тырышабыз бик нык.
(КУШЫМТА)
Алга, батыр йөрәкләр, алга шаһитләр!
Барыгыз еракларга, хәбәр итегез!
«Оҗмах якын»,— дип бар җирләргә әйтегез,
Аллаһы эше бу, шатланыгыз.
3. Аллаһы хәбәрен кире кагалар,
Аның хак исеменә яла ягалар.
Без исемен изгеләндерик,
Бар халыкка аны билгеле итик.
(КУШЫМТА)
Алга, батыр йөрәкләр, алга шаһитләр!
Барыгыз еракларга, хәбәр итегез!
«Оҗмах якын»,— дип бар җирләргә әйтегез,
Аллаһы эше бу, шатланыгыз.
(Флп. 1:7; 2 Тим. 2:3, 4; Ягък. 1:27 не дә кара.)