105 НЧЕ ҖЫР
«Аллаһы — мәхәббәт ул»
-
1. Йәһвәдән без өйрәнәбез.
Аллаһы ул — мәхәббәт.
Чакыру без ишетәбез:
«Эчкерсез, назлы ярат».
Туганнарча яратабыз —
Без чыннан да кардәшләр.
Мәсихтән үрнәк алабыз —
Күрми калмый кешеләр.
-
2. Мәхәббәт түзә, ярсымый,
Яхшыга өметләнә,
Тәкъвасызлыкка сөенми,
Бик сабыр һәм нык кала.
Һәр эштә дә тырышабыз
Ярату күрсәтергә.
Гел утын өстәп торабыз
Мәхәббәт учагына.
-
3. Йөрәктә үпкә саклама,
Ул агу кебек була.
Бертуктамый догалар кыл:
«Сабырлык бир, и Алла».
Йәһвәнең Сүзе кушканча,
Мәрхәмәт, шәфкать күрсәт.
Ярату — күркәм сыйфат ул.
Иң яхшы юл — мәхәббәт.
(Марк 12:30, 31; 1 Көр. 12:31—13:8; 1 Яхъя 3:23 дә кара.)