107 НЧЕ ҖЫР
Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә
-
1. Йәһвә — мәхәббәт, моны күрсәтә ул
Һәрчакта, һәр эштә.
Әти буларак, безне өйрәтә ул
Яратырга, кичерергә.
Йолым түләгән, моны кадерлибез.
Гөнаһ, үлемнән тиздән котылырбыз.
Бу — чын ярату, моны без таныйбыз.
Бу — мәхәббәт, чиксез мәхәббәт.
-
2. Аннан өйрәнеп, назлы яратабыз,
Эчкерсез, риясыз.
Тирән мәхәббәт эштә күрсәтәбез
Бертуктаусыз, һичөзлексез.
Йәһвә чакыра: «Ярат туганнарча;
Хата кылганны кичер кардәшләрчә».
Шулай эш итү — бу мәсихчеләрчә,
Бу — мәхәббәт, бу — чын мәхәббәт.
-
3. Без чын кардәшләр, тату җыелыш без,
Чын дуслар, туганнар.
Бердәм булганда, бөтен бәхәсләр дә
Чишелерләр, юк булырлар.
Йәһвә Алладан изге рух алабыз,
Изге Язманы укып, өйрәнәбез,
Шуңа без шатлык, бәхет кичерәбез.
Бу — мәхәббәт, бу — чын мәхәббәт.
(Рим. 12:10; Эфес. 4:3; 2 Пет. 1:7 дә кара.)