116 НЧЫ ҖЫР
Игелек — көчле сыйфат
-
1. Йәһвә Аллаһы бөек, мәһабәт,
Ул зур көчкә ия.
Безгә өзлексез тугры мәхәббәт,
Юмарт игелек күрсәтә.
-
2. Мәсих чакыра үзе янына.
Ул бик юаш, назлы.
Безгә игелек, шәфкать күрсәтә.
Аның камыты уңайлы.
-
3. Йәһвә һәм Мәсих камил рәвештә
Безгә үрнәк бирә.
Җиңәрбез сүзсез явыз кешене,
Аңа игелек күрсәтсәк.
(Мик. 6:8; Мат. 11:28—30; Көл. 3:12; 1 Пет. 2:3 дә кара.)