140 НЧЫ ҖЫР
Ниһаять, мәңгелек тормыш!
-
1. Күзалла: без оҗмахта
Тормышка шатланабыз.
Юк газаплар, юк чирләр —
Элеккеләр үтте.
КУШЫМТА:
Җырла шатлык белән!
Бу көн килер тиздән.
Киләчәктә җәннәттә
Мәңге яшәү көтә.
-
2. Ул чакта карт яшәрер.
Сәламәт булачакбыз.
Һәр кешегә мәңгегә
Дус булачак Йәһвә.
КУШЫМТА:
Җырла шатлык белән!
Бу көн килер тиздән.
Киләчәктә җәннәттә
Мәңге яшәү көтә.
-
3. Оҗмахта рәхәтләнеп
Йәһвәне без мактарбыз.
Бертуктаусыз, өзлексез
Дан агылыр аңа.
КУШЫМТА:
Җырла шатлык белән!
Бу көн килер тиздән.
Киләчәктә җәннәттә
Мәңге яшәү көтә.
(Әюп 33:25; Зәб. 72:7; Ачыл. 21:4 дә кара.)