143 НЧЕ ҖЫР
Көт Йәһвәне һәм тугры кал
-
1. Бөтен кеше бар җирдә дә
Кайгы-хәсрәт кичерсә дә,
Билге аша без күрәбез:
Йәһвә тиздән эш итәр.
КУШЫМТА:
Нык бул, көт Йәһвәне һәм тугры кал,
Үз йөгеңне Ходайга сал.
Өметләрең акланыр.
-
2. Йәһвә көнен бик көтәбез.
Раббы алдамый, беләбез.
Шуңа уяу без торабыз.
Аның сүзе үтәлер.
КУШЫМТА:
Нык бул, көт Йәһвәне һәм тугры кал,
Үз йөгеңне Ходайга сал.
Өметләрең акланыр.
-
3. Мәсих җиңәр озакламый.
Соңга кала дип уйламыйк.
Моның төгәл сәгате дә
Күктә инде билгеле.
КУШЫМТА:
Нык бул, көт Йәһвәне һәм тугры кал,
Үз йөгеңне Ходайга сал.
Өметләрең акланыр.
(Мат. 25:13; Лүк 12:36 да кара.)