39 НЧЫ ҖЫР
Аллаһы каршында яхшы исем
-
1. Һәр көн йөрибез Йәһвә әйткән юлда,
Ирешергә дип аның хуплавына.
Алла белән йөрсәк һәм яхшылык кылсак,
Аңа шатлык бу китерәчәк.
-
2. Бу дөньяда дан, шөһрәт алыйм дисәң,
Кеше хуплар дип, бар көчеңне куйсаң,
Уңыш тормышыңда күрмәссең, чынлыкта,
Һич дус булмассың Аллаһыга.
-
3. Исемебез гел яхшы, тапсыз булса,
Аны язар Ул тормыш китабына.
Аңа без таяныйк, хакыйкатьне яклыйк
Һәм һәр эштә дә сафлык саклыйк.
(Ярат. 11:4; Гыйб.сүз. 22:1; Мал. 3:16; Ачыл. 20:15 дә кара.)