Бирешмик
Йөкләргә:
1. Яхшы хәбәрне беркөн ишеттем.
Оҗмах булачак дип мин ышандым.
Үсте күңлемдә көчле мәхәббәт.
Беләм, бу дөнья нәфрәт итәчәк.
КУШЫМТААЛДЫ:
Мин беркайчан бирешмәм
Һәм Йәһвәне ташламам.
КУШЫМТА:
Иманым нык калыр, аны ныгытам:
Һәр көн Сүзеңне мин укыйм.
Дога кылудан мин һич туктамам.
Мин бу дөньяга бирешмәм.
Иманым нык калыр; мин бирешмәм.
2. Безгә сайларга туры киләчәк:
Безнең йортыбыз кайда булачак.
Тормышыбызны кыяда төзесәк,
Җилләр искәч, ул нык торачак.
КУШЫМТААЛДЫ:
Бел: килер Патшалык.
Бу өметкә шатланыйк.
КУШЫМТА:
Иманда нык торыйк, аны ныгытыйк
Һәм бу дөньяга бирешмик.
Йәһвә сүзләрен без көн дә укыйк,
Дога кылырга онытмыйк.
Иманны ныгытып, без бирешмик.
КУШЫМТА:
Иманда нык торыйк, аны ныгытыйк
Һәм бу дөньяга бирешмик.
Йәһвә сүзләрен без көн дә укыйк,
Дога кылырга онытмыйк.
Иманны ныгытып, без бирешмик.
Без бирешмик.
Без бирешмик.