Төп мәгълуматка күчү

РОССИЯ

Иманнары өчен төрмәдә. Россия

Иманнары өчен төрмәдә. Россия

Россиядә яшәүче Йәһвә Шаһитләре эзәрлекләүләр кичерә һәм басымга дучар. Шаһитләр тыныч яшәүче һәм законга буйсынучы кешеләр буларак билгеле булса да, 20 гасырда Россиядәге хакимиятләр аларны җәберләгән һәм алар белән үзләрен мәрхәмәтсез тоткан. Советлар Союзы хөкүмәте Шаһитләрне үз идеологиясен кабул итәргә мәҗбүр итәргә тырышкан. Шаһитләргә Изге Язмалар китабын һәм аңа нигезләнгән әдәбиятны тоту рөхсәт ителмәгән. Аларны һәрвакыт күзәтеп торганнар. Шуңа аларга үз очрашуларын яшерен үткәрергә туры килгән. Кулга алынган Шаһитләрне кыйнаганнар һәм күп елларга төрмәгә утыртканнар. Меңләгән Шаһит Себергә сөргенгә җибәрелгән булган.

1991 елда хәл үзгәргән. Шул елны Россия хөкүмәте Йәһвә Шаһитләренең оешмасын рәсми теркәгән. Шуннан соң Шаһитләр иркен гыйбадәт кыла башлаган. Хакимият кешеләре аларга бүтән комачауламаган, әмма бу азатлык озакка сузылмаган.

Бер шәһәр суды Йәһвә Шаһитләренең җыелышын экстремистлар санына керткән һәм Россиянең Югары суды шул судның карары белән ризалашкан. Шуңа 2009 елдан башлап каршы килүләр һәм Шаһитләрнең эшчәнлегенә төрле чикләр кую көчәя башлаган. Шуннан соң күп кенә юридик «сугышлар» үткән һәм 2017 елның апрель аенда Россиянең Югары суды Йәһвә Шаһитләренең юридик органнарын юк итү турында карар чыгарган. Аларны экстремистик эш алып баруда гаепләгәннәр. Россия хакимияте шунда ук Шаһитләрнең мал-мөлкәтен үзенеке иткән, аларның гыйбадәт кылу урыннарын япкан, ә аларның әдәбиятын «экстремистик» дип атаган.

Ләкин Россия хөкүмәте моның белән генә чикләнмәгән һәм аерым Шаһитләрне эзәрлекли башлаган. Алар, Шаһитләрнең аерым гыйбадәт кылуларын — тыелган оешма белән бәйләнеш тоту дип атап, аларны кулга ала башлаган. Полиция хезмәткәрләре Шаһитләрнең йортларына бәреп кергән, аларны кыйнаган һәм сорау алганда үзләрен тупас тоткан. Андый хәл әле дә саклана. Алар Шаһитләрнең хатын-кыз я ир-ат булуына карап тормыйча, олы яшенә я яшь булуына игътибар итмичә — барысын я төрмәгә яба, я өйдә генә утыру турында карар кабул итә.

2017 елның апреленнән башлап йөзләгән Шаһит экстремизмда гаепләнеп я СИЗОга, я төрмәгә утыртылган булган. Мәсәлән, 2024 елның 18 июль көненә 137 Шаһит төрмәдә утыра.

Россия хакимиятләре Шаһитләр белән үзләрен гаделсез тотканга дөнья оешмалары һәм кешеләре ризасызлык белдерә

Россиягә үз мәрхәмәтсез эзәрлекләүләрен туктатырга кушып төрле илләрдә яшәүче кешеләр үз ризасызлыгын белдерсә дә, хакимиятләр Шаһитләрне экстремистлар дип атап әле дә төрмәгә утырта. Төрле илләрдәге күзәтчеләр һәм судлар Россия хөкүмәтен Шаһитләрне өзлексез эзәрлекләп торганнары өчен хөкем итә.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе. 2022 елның 7 июнь көнендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Йәһвә Шаһитләре файдасына карар чыгарды. Мәхкәмә Россияне Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләве өчен гаепләп хөкем итте (дело «МРО „Таганрог“ и другие против Российской Федерации», жалобы № 32401/10 и 19 других). Мәхкәмә мондый карар чыгарды: Россиянең 2017 елда Йәһвә Шаһитләрен тыюы законсыз булган. Россиягә шулай ук «Йәһвә Шаһитләрен уголовный кодекс нигезендә бүтән эзәрлекләмәскә һәм төрмәдә утырган бар Йәһвә Шаһитләрен иреккә чыгарырга» кушканнар. Мәхкәмә карары буенча, Россия конфискацияләгән бар мал-мөлкәтне кайтарырга я 60 миллион доллар компенсация түләргә тиеш. Шулай ук Россия, шикаять белән мөрәҗәгать итүчегә, мораль зыянны каплар өчен 3 миллион доллар бирергә тиеш.

Европа советының генераль сәркатибенең хаты. Мария Пейчинович Бурич Россиянең тышкы эшләр министрына 2022 елның 9 декабрь көнендә мондый сүзләр язылган хат җибәргән булган: «Сезгә „Мәскәү Йәһвә Шаһитләре һәм башкалар“, шулай ук „Крупко һәм башкалар“ дигән шикаятьләр турында язабыз. Бу шикаятьләрдә аларның дини общиналарын гамәлдән чыгару турында сүз барган иде. Россиядәге судлар общиналарны гамәлдән чыгаргач, аларның эшләрен тыйган, дини церемония тыныч кына барганда община кешеләрен куып таратканнар, ә кайберләре иректән мәхрүм ителгән булган. Шуңа күрә Комитет хакимиятләрне Йәһвә Шаһитләренең бар оешмаларының эшчәнлегенә кагылышлы тыюны гамәлдән чыгарырга һәм аларга каршы кузгатылган бар җинаять эшләрне туктатырга куша».

Европа советының министрлар комитеты карары. 2023 елның сентябрь аенда Министрлар комитеты үз утырышында «Россия хакимияте Кеше хокуклары конвенциясенең 46 статьясын белеп санга сукмаганга» үз тирән борчылуын белдергән. Россия хакимияте шулай ук «МРО ‚Таганрог‘ и другие против Российской Федерации» исемле эшкә карата чыгарылган ЕСПЧ карарын үтәми һәм төрмәгә утырган Шаһитләрне азат итми. Шуңа күрә бу Комитет моңа карата да үз борчылуларын белдергән. Россия үз бурычларын үтәмәгәнгә, Министрлар комитеты «Кеше хокуклары буенча БМО комитетына мөрәҗәгать итәргә булган». БМОның шулай ук кешеләрне кулга алу буенча Эш төркеме бар. Министрлар комитеты шул төркемгә дә язарга булган. Россия Федерациясендә Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләү проблемасын хәл итә торган башка халыкара органнарга да, өстә искә алынган эшләр буенча таләпләр үтәлсен өчен шул ук хат җибәрелгән булган.

Каты хөкем итү мисаллары

  • 2024 елның 25 гыйнварында 37 яшьлек кияүдәге Сона Олопова Самара өлкәсендәге төзәтү үзәгендә ике ел мәҗбүри хезмәт итүгә хөкем ителгән булган. Законны саклау сотрудниклары аның йортында 2023 елның май аенда тентү үткәргән булганнар. Соңрак аны экстремистик эшчәнлектә гаепләп җинаять эше кузгатылган булган. Аның бердән-бер җинаяте — кардәшләре белән бергә җыелып Аллаһыга гыйбадәт кылу. Сона болай дип әйтә: «Гаепләүчеләр шуны исәпкә алмады: эктремист та булу, Йәһвә Шаһите дә булу мөмкин түгел».

  • 2024 елның 6 февраль көнендә апеляция суды Дмитрий Бармакинга чыгарган хөкемне үзгәрешсез калдырды. Аны 8 елга хөкем иткән иделәр. Хәзер аңа аларның өлешен төрмәдә үткәрергә туры киләчәк. 2018 елның июль аенда коралланган һәм маскалар кигән кешеләр Дмитрий Бармакин һәм аның хатыны яшәгән фатирга бәреп керә. Бу фатирга Елена белән Дмитрий Еленаның 90 яшьлек әбисен карар өчен вакытлыча күченгән булган. Дмитрий белән Еленаны үз туган шәһәрләренә Владивостокка алып киткәннәр. Соңрак Дмитрийны кулга алалар. Аны «эктремистик оешма эшчәнлеген оештыруда» гаеплиләр һәм эшне судка бирәләр. Хәзер Дмитрий Бармакин Хабаровскидагы следственный изоляторда утыра һәм 2029 елның ноябрь аенда чыгачак. Аның хатыны Елена да, Йәһвә Шаһите булганга, үзен яклап суд утырышларында катнашырга мәҗбүр.

  • 2024 елның 29 февраль көнендә Тольяттидагы Үзәк район суды 53 яшьлек никахтагы Александр Чаганны гаепле дип табып, аны 8 елга хөкем иткән. Бу Россиядәге Шаһитләргә, ир-атлар турында әйткәндә, чыгарылган иң каты приговор. Александрны суд залында кулга алалар һәм хәзер ул Самара өлкәсендә СИЗО №4 утыра. 2032 елның гыйнвар аенда ул азат ителәчәк.

  • 2024 елның 5 март көнендә Иркутск шәһәренең бер суды 9 Йәһвә Шаһитен экстремизмда гаепле дип тапкан һәм аларны төрмәгә утыртырга кушкан. Аларның берсенә хәтта 7 ел утырырга туры киләчәк. Бу ир-атларның иң олысына 72 яшь. Моңа кадәр 2021 елның октябрь аенда полиция хезмәткәрләре аларның йортында тентү үткәргән һәм аларга каршы җинаять эше кузгаткан. Аларның берсе — Ярослав Калин СИЗОда инде ике елдан артык вакыт үткәргән. Аңа иң начар камералар һәм иң начар шартларда утырырга туры килде дип әйтә ул.

  • 2024 елның апрель аенда 7 елга хөкем ителгән Ринат Кирамовны төрмә сакчылары аны туберкулез белән авырый башламаган микән дип төрмә хастаханәсенә күчергәннәр. 36 яшьлек Ринатка каршы җинаять эше 2021 елның ноябрь аенда кузгатылган булган. Аны экстремистик эшчәнлектә гаепләгәннәр. Ел ярым сак астында утырганнан соң аны 7 елга хөкем иткәннәр. Хастаханәгә күчерелгән Ринатны андагы уголовниклар аны кыйный башлаган һәм хәтта электрошокер белән җәзалаганнар. Аннан соң аңа 4 көн йокларга һәм ашарга бирмәгәннәр. Аны тикшергәннән соң туберкулез тапмаганнар һәм 2024 елның 17 май көнендә кире колониягә кайтарганнар. Ул төрмәдән 2027 елның декаберендә чыгарга тиеш.

  • 2024 елның 20 июнь көнендә Хабаровск шәһәрендә яшәүче өч шаһит хөкем ителде. Бу Россиядәге Йәһвә Шаһитләренең юридик органнары гамәлдән чыгарылганнан соң судлар биргән срокларның иң озыны булып чыкты. Николай Полеводов 8 ярым елга хөкем ителде. Виталий Жук 8 ел 4 айга, ә Станислав Ким 8 ел һәм ике айга хөкем ителде. Аларны экстремистик оешма булдыруда гаепләделәр. Чынлыкта алар үз гаиләләре һәм имандашлары белән Изге Язмаларны бергә укырга һәм өйрәнергә җыелган булган.

Гаделсез кулга алуларны туктатыр өчен көч куела

Бөтен җир йөзе буенча яшәүче Йәһвә Шаһитләре Россия хакимиятләренең Шаһитләрне каты эзәрлекләве аркасында тирән борчу белдерә. Төрле илләрдә яшәүче миллионлаган Шаһит Россия хөкүмәте чиновникларына, төрмәдә утыручы имандашларын азат итүләрен сорап, хатлар җибәрде. Төрмәдә утыручы Шаһитләрнең адвокатлары Россиядәге төрле судларга аппеляцияләр тапшырды. Йәһвә Шаһитләре шулай ук Кеше хокуклары буенча БМО комитетына һәм БМОның Кулга алу эш төркеменә шикаятьләр тапшырды. Алар шулай ук төрле отчетлар төзеде һәм кеше хокукларын бозу очракларын күзәтеп торган халыкара оешмаларга бирде. Бар кешеләр Россиядәге имандашларының хәле белән танышсын өчен, Йәһвә Шаһитләре моннан ары да бар мөмкинлекләрне кулланачак. Чөнки аларның дини карашлар аркасында туган мәрхәмәтсез мөгамәләне туктатасы килә.

Кайбер саннар һәм вакыйгалар

  1. 2024 ел, 18 июль

    137 Йәһвә Шаһите төрмәдә утыра.

  2. 2023 ел, 24 октябрь

    Кеше хокуклары буенча БМО комитеты «Элиста» һәм «Абинск» исемле МРО турында үз фикерләре белән уртаклашкан. Шушы ике МРО турында әйткәндә, БМО комитеты бер нәтиҗәгә килгән: Россия Йәһвә Шаһитләренең хокукларын боза. Бу хокуклар 18.1 статьяда әйтелә («фикер йөртү, вөҗдан һәм дингә кагылышлы иреккә хокук»). Россия шулай ук 22.1 статьяны («башкалар белән җыелырга ирек бирүче хокук»), Граждан һәм сәяси хокукларга кагылышлы халыкара пактны бозган. Шул БМО комитеты шуны да раслаган: Йәһвә Шаһитләренең әдәбияты нәфрәт итүгә я көч куллануга котыртмый.

  3. 2022 ел, 7 июнь

    Кеше хокуклары буенча Европа суды «МРО „Таганрог“ и другие против России» дигән эш буенча тарихи карар чыгара һәм Россияне Йәһвә Шаһитләре белән үзен гаделсез тотканы өчен хөкем итә.

  4. 2022 ел, 12 гыйнвар

    Россия Федерациясенең юстиция министерствосы JW Library кушымтасын Экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертә. Бу — Россиядә экстремистик дип танылган беренче һәм бердәнбер кушымта.

  5. 2021 ел, 27 сентябрь

    2021 елның 31 мартында бер суд безнең JW Library кушымтасын экстремистик дип таныды һәм аны Россия белән Кырым территориясендә ябарга кушты. 2021 елның 27 сентябрендә Санкт-Петербург шәһәр суды шул судның карарын үзгәрешсез калдырды һәм карар шунда ук гамәлгә керде.

  6. 2019 ел, 26 апрель

    Кулга алу очракларын күзәтеп бара торган БМОның эш төркеме мондый нәтиҗәгә килгән: Россия судлары карар кабул иткәндә, Дмитрий Михайловның хокукларын бозган. Бу Эш төркеме шулай ук Россия хакимиятләренең Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләвен хөкем итеп чыккан.

  7. 2017 ел, 20 апрель

    Россия Федерациясенең Югары суды мондый карар чыгара: Йәһвә Шаһитләренең Идарә итү үзәген һәм 395 МРОны гамәлдән чыгарырга.