Төп мәгълуматка күчү

ЭРИТРЕЯ

Иманнары өчен төрмәдә. Эритрея

Иманнары өчен төрмәдә. Эритрея

Эритрея хөкүмәте Йәһвә Шаһитләрен кулга ала һәм төрмәгә утырта. Бу хәл инде күп еллар дәвам итә. Алар суд та үткәрмичә, Шаһитләрне дини эшчәнлектә гаепләп, я сәбәпләрен дә әйтеп тормыйча, хатын-кызларны да, картларны да төрмәгә ташлыйлар. Илнең президенты Афеворки 1994 елда, 25 октябрьдә указ чыгарган булган. Шул указ нигезендә Эритреядәге Шаһитләрне гражданлыктан мәхрүм итә башлаганнар. Сәбәп? Шаһитләрнең 1993 елда үткән бәйсезлеккә кагылышлы референдумда катнашмаулары һәм үз ышанулары аркасында армия сафларына барудан баш тартулары. Бу көннәрдә Эритрея хакимиятләре кешеләрне армиягә барырга мәҗбүр итә, әмма моңа кадәр алар кешеләргә альтернатив граждан хезмәтен үтәргә мөмкинлек биргән булган. Күп кенә Йәһвә Шаһите үткән елларда, башка хөкүмәтләр идарә иткәндә, андый хезмәтне үткән булган. Шуңа күрә аларга «Милли хезмәтне тәмамлау турында сертификат» биргәннәр һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре әйткән булганнар. Ләкин президент указын кулланып дәүләт куркынычсызлыгы органнары Йәһвә Шаһитләрен төрмәгә утырта, җәзалый һәм җәберли. Аларның максаты: Шаһитләрне үз иманнарыннан ваз кичәргә мәҗбүр итү.

Шушы көнгә 39 Шаһит (27 ир-ат һәм 12 хатын-кыз) төрмәдә утыра. 28 Шаһит (26 ир-ат һәм 2 хатын-кыз) 2020 елның 4 декабрендә азат ителде. Аларның кайберләре үз иманы өчен төрмәдә 5 ел, кемдер күбрәк, ә кемдер хәтта 26 ел үткәргән булган. 2021 елның 29 гыйнварында бер Шаһит (ир-ат) 12 ел төрмәдә утырганнан соң азат ителгән булган. Башка өч Шаһит (1 ир-ат һәм 2 хатын-кыз) 2021 елның 1 февралендә азат ителгән. Кемдер төрмәдә 4 ел, кемдер күбрәк, ә кемдер хәтта 9 ел үткәргән булган.

Төрмәдәге Шаһитләр андагы начар шартлар аркасында үлә

Эритреядә төрмәдә утырганда 4 Шаһит үлгән булган. Ә өч олы яшьтәге Шаһит төрмәдән азат ителгәннән соң вафат булган, чөнки төрмәдәге начар шартлар аркасында алар бик нык хәлсезләнгән булганнар.

2018 елда ике Шаһит, Май Серва төрмәсенә күчерелгәннән соң, үлгән булган. Аларның берсе — Хабтемайкл Тесфамариам 76 яшендә 3 гыйнвар көнне үлгән, ә икенчесе — Хабтемайкл Меконен 77 яшендә 6 март көнне вафат булган. Эритрея хакимиятләре аларның икесен дә 2008 елда бернинди гаеп тә белдермичә, төрмәгә утырткан булган.

2011—2012 елларда Майтер төрмәсендә ике Шаһит, мәрхәмәтсез мөгамәлә аркасында, үлгән булган. 62 яшьлек Мисгина Гебретинсае 2011 елның июлендә үлгән. Аны «баз» дип аталган җәза бирү урынына утырткан булганнар һәм ул каты эсселек аркасында вафат булган. 68 яшьлек Йоханнес Хайле 2012 елның 16 августында үлгән. Ул да 4 ел Мисгина кичергән авырлыклар кичергән булган. Өч олы яшьтәге Шаһит — Кахсай Меконнен, Гоитом Гебрекристос һәм Тсехайе Тесфариам азат ителгәннән соң үлгәннәр, чөнки Майтер төрмәсендә аларны бик начар шартларда тоткан булганнар.

Эритрея Кеше хокуклары буенча төп оешмаларның киңәшләрен санга сукмый

Эритрея иле кеше хокукларына кагылышлы халыкара стандартларны әле дә санга сукмый. Кеше хокуклары буенча төп оешмалар Эритреядә кеше хокукларының бозылуын хөкем итеп чыга һәм илгә бу хәлне үзгәртергә куша.

2014 елда, Кеше хокуклары буенча совет (КХС) бер махсус докладчының отчетын кабул итте. Шул отчетта Эритреядәге кеше хокуклары белән хәл турында әйтелә һәм анда хакимиятләрне кешенең армия сафларында хезмәт итүдән баш тартуын хөрмәт итәргә кирәк дип ассызыклана. Отчетта шулай эшләү «халыкара нормалар» буенча эш итү булыр иде дип әйтелә. Анда шулай ук Эритрея «төрмәдә утыручыларны физик яктан җәберләмәскә, сәламәтлекләре начарланган кешеләрне дәваларга һәм төрмәдә утыручыларның шартларын халыкара стандартларга туры китерергә» тиеш дип әйтелә. 2015 елда кабул ителгән резолюция нигезендә, КХС Эритрея хөкүмәтен «карашлары аркасында армия сафларында хезмәт итүдән баш тартучы кешеләргә» андый мөмкинлек бирергә чакырган.

2016 елда Кеше хокукларын бозу очракларын тикшерә торган комиссия мондый нәтиҗәгә килгән: Эритрея хакимиятләре үзләрен мәрхәмәтсез тотып җинаять кыла, чөнки алар «кешене аның диненә һәм этник төркеменә карап эзәрлекли» һәм моны Йәһвә Шаһитләренә дә, башкаларга да кичерергә туры килә.

2017 елда, Африканың балалар хокуклары һәм иминлеге буенча экспертлар комитеты Эритреядәге туган хәлгә карата үз борчылуларын белдерде. Чөнки балалар закон ягыннан якланса да, «Йәһвә Шаһитләренең балалары» үз хокукларын куллана алмый һәм аларга мәрхәмәтсез мөгамәлә кичерергә туры килә. Шул комитет Эритрея иленә «балаларны дискриминациягә дучар итмәскә, аларның фикер йөртү, вөҗдан һәм дин иреген танып, аларга шул хокуклары буенча яшәргә» мөмкинлек бирергә киңәш итте.

2018 елда Африканың кеше һәм халыклар хокуклары буенча комиссиясе Эритрея илен «кулга алынган кешеләрнең, шул исәптән Йәһвә Шаһитләрнең, төп хокукларын бозу очракларын хәл итәр өчен ашыгыч чаралар күрергә» чакырды. Илгә шулай ук төрмәдә утырган Йәһвә Шаһитләренең үлем очракларын тикшереп чыгарга куштылар. Комиссия шуңа басым ясады: Эритрея Йәһвә Шаһитләренең «граждан хокукларын сакларга» тиеш.

2019 елның май аенда, Кеше хокуклары буенча БМО комитеты Эритреягә вөҗдан һәм гыйбадәт кылу иреге илдә булсын өчен адымнар ясарга дәртләндерде. Эритреягә шулай ук дини эшчәнлекләре өчен кулга алынган я төрмәгә утыртылган бар кешеләрне, шул исәптән Йәһвә Шаһитләрен дә, азат итәргә куштылар. Эритреяне мондый адымнар ясарга дәртләндерделәр: «Дини карашлар аркасында хәрби хезмәттән баш тарткан кешеләрнең хокуклары юридик яктан танылырга, аларга альтернатив, граждан хезмәт тәкъдим ителергә тиеш».

2021 елның 12 маенда БМОның махсус докладчысы, чыгыш ясаганда, Эритрея хөкүмәтен «иман я карашлары аркасында төрмәдә һичбер гаепсез утыручы кешеләрне, шул исәптән 20 Йәһвә Шаһитен азат итәргә» чакырды. Ул шулай ук «Йәһвә Шаһитләрен, үз дини карашлары аркасында, гражданлыктан мәхрүм итү очракларын кабат карап чыгарга» кушкан. Бу докладчы «Африканың кеше һәм халыклар хокуклары комиссиясенең киңәшләрен» үтәргә чакырган. Шул комиссия шулай «Эритреягә төрмәдә утырган Йәһвә Шаһитләренең үлем очракларын да тикшереп чыгарга кушкан» һәм бу докладчы шул таләпне үтәргә чакырган.

Төрмәдә үлемнәренә кадәр утыралар

Төрмәдә утыручы Йәһвә Шаһитләренең күпчелеген (ир-атларны) төрмәгә утырасы елларын әйтмичә утырталар. Аларның азат ителергә өметләре юк. Төрмәдән аларны я үлсәләр, я үлем хәленә җитсәләр генә азат итәләр. Аларга, законны кулланып, үзләрен якларга рөхсәт итмиләр, шуңа күрә алар төрмәдә гомерләре ахырына кадәр утырырга мәҗбүр дип әйтеп була.

Кайбер саннар һәм вакыйгалар

  1. 2024 ел, 20 май

    Төрмәгә 39 Шаһит утыртылган.

  2. 2021 ел, 1 февраль

    Төрмәдән өч Шаһит азат ителгән.

  3. 2021 ел, 29 гыйнвар

    Төрмәдән бер Шаһит азат ителгән.

  4. 2020 ел, 4 декабрь

    Төрмәдән 28 Шаһит азат ителгән.

  5. 2018 ел, 6 март

    77 яшьлек Хабтемикаэль Меконен Май Серва төрмәсенә күчерелгәннән соң вафат була.

  6. 2018 ел, 3 гыйнвар

    76 яшьлек Хабтемикаэль Тесфамариам Май Серва төрмәсенә күчерелгәннән соң вафат була.

  7. 2017 ел, июль

    Майтер төрмәсендә утыручы бар Шаһитләр Асмэра шәһәре янындагы Май Серва төрмәсенә күчерелә.

  8. 2014 ел, 25 июль

    14 апрельдә кулга алынган күпчелек кеше азат ителгән, әмма 27 апрельдә кулга алынган 20 кеше төрмәдә кала. Шулай итеп 73 Шаһит төрмәдә утыра булып чыга.

  9. 2014 ел, 27 апрель

    Изге Язмаларны өйрәнер өчен үткәрелгән очрашуда 31 Шаһит кулга алына.

  10. 2014 ел, 14 апрель

    Гайсә үлемен искә алу кичәсен үткәргәндә 90 артык Шаһит кулга алынган булган.

  11. 2012 ел, 16 август

    Төрмәдә бик авыр шартларда утырган 68 яшьлек Йоханнес Хайле үлә.

  12. 2011 ел, июль

    Төрмәдә бик авыр шартларда утырган 62 яшьлек Мисгина Гебретинсае үлә.

  13. 2009 ел, 28 июнь

    Гыйбадәт кылу вакытында бер Шаһит йортына хакимлеккә ия кешеләр бәреп керә һәм андагы бар Шаһитләрне, 23 кешене, кулга алалар. Анда 80 яшьлек картлар да, 2 яшьлек сабыйлар да була.

  14. 2009 ел, 28 апрель

    Полиция участокларындагы бар Шаһитләрне Майтер төрмәсенә күчерәләр. Бер кешене генә иреккә чыгарып җибәрәләр.

  15. 2008 ел, 8 июль

    Хакимлеккә ия кешеләр Шаһитләрнең йортларына кереп 24 Шаһитне кулга ала. Шул Шаһитләрнең күпчелеге үз гаиләләрен тәэмин итүче кешеләр булып чыга.

  16. 2002 ел, май

    Хөкүмәт 4 дингә генә хуплау бирә, ә башка бар диннәрне бетерергә куша.

  17. 1994 ел, 25 октябрь

    Президент указы буенча, Йәһвә Шаһитләрен гражданлыктан, төп граждан хокукларыннан мәхрүм итәргә боерык чыга.

  18. 1994 ел, 17 сентябрь

    Суд та үткәрелмичә, бернәрсәдә дә гаепләнмичә Паулос Ияссу, Исаак Могос һәм Негеде Теклемариам төрмәгә утыртыла.

  19. 1940 еллар

    Эритреядә Йәһвә Шаһитләренең беренче төркемнәре оештырыла.